I. Кереш өлеш.

Колоннага бер-бер артлы тезелү. Йөгерү белән атлауны чиратлаштыру (10 метр йөгерү, 10 метр атлау). Бер-береңә бәрелмичә, ирекле рәвештә йөгерү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче дару үләннәре, аларның кешегә ни өчен кирәклеге турындагы мәгълүмат бирә.

«Дару үләннәрең исемнәрен әйт» дидактик уены.

Тәрбияче дару үләннәренең рәсемен күрсәтә, балалар аның исемен искә төшерәләр.

1. «Туп бирешү» уен күнегүе.

Уйнаучылар ике төркемгә бүленәләр һәм, 2–3 адым ара калдырып, кара-каршы басалар (ике рәткә тезеләләр). Һәр рәттәге уйнаучыларның беренчеләре зур туп алып, 1, 2, 3 дип санап, үз төркемнәрендәгеләргә аталар. Туп, ахырдан уйнаучыларга барып җиткәч, тагын берничә тапкыр шулай кире кайта. Һәр туп, шулай итеп, рәт буенча 3 тапкыр барып кайта. Кайсы төркем шуны беренче эшләп бетерсә, шул откан була. Тупны тота алмыйча җиргә төшерсәләр, уен яңадан башлана.

Туп белән уйнау балаларны җитез, өлгер, җиңел, кызу хәрәкәткә өйрәтә. Вакытын карап, чамалап, тупны ыргытырга, күз ярдәмендә чамаларга өйрәтә. Туп уйнаганда, бер үк вакытта уң кулны да, сул кулны да күнектерергә кирәк.

2. «Төлке һәм тавыклар» хәрәкәтле уены.

Уен мәйданчыгының бер очында «кетәклек» билгеләнә. Анда «тавыклар» һәм «әтәч» урнаша. Капма-каршы якта «төлке» тора. Тавыклар һәм әтәч (3–5 уенчы) мәйданчыкта җим эзләгән булып йөриләр. Алар янына төлке якынлаша башлагач, әтәч: «Кикри-күк!» – дип кычкырырга тиеш. Бу сигнал буенча барысы да кетәклеккә таба йөгерешә башлыйлар, алар артыннан төлке ташлана, ул берәр тавыкны, я әтәчне эләктерергә тырыша. Әгәр төлке бер тавыкны да эләктерә алмаса, яңадан төлке булып кала. Эләктерсә, тотылган тавык төлкегә әйләнә.