4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: максатка ирешергә омтылу сыйфатларын формалаштыру.
Белем бирү бурычы: сикергеч белән сикерергә, кыршау әйләндерергә өйрәтү.
Җиһазлау: куб (кегльләр, туп), сикергеч (балалар санынча), кыршау (балалар саныннан 2 тапкырга азрак), бау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер рәткә тезелү, тигезлекне һәм гәүдәнең тигезлеген тикшерү. Предмет аша сикереп йөгерү һәм атлау.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, сикергечне тоткан куллар аста. Уң (сул) аякның очын артка сузу, сикергечне тоткан кулларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, сикергечне тоткан куллар аста. Сикергечне өскә күтәреп, уңга (сулга) иелү. Төз итеп басу, сикергечне өскә күтәреп, башлангыч торышка кайту (һәр якны 3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – утырып, аякларны җәю, сикергечне күкрәк тирәсендә тоту. Сикергечне өскә күтәреп, алга иелү (мөмкин булганча аяк очларына тияргә). Төз итеп басу, сикергечне өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту.
4. Башлангыч торыш – тезләнү, сикергечне тоткан кулларны аска төшерү. Сул һәм уң як якка утырган хәлдә сикергечне алга сузу, башлангыч торышка кайту (һәм якка 3 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – корсакка ятып, сикергечне тоткан кулларны алга сузу һәм бөгү. Кулларны турылайтып, сикергечне алга сузу һәм өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту.
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар ирекле, сикергеч – аста. Сикергеч аша сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Сикергечне алга әйләндереп, бер урында сикерү;
2.2. Ераклыкны 3 метр калдырып, бер рәткә басу, бер-береңә кыршау тәгәрәтү;
2.3. Ян һәм ал белән кыршау эченә керү.
3. «Бер аякта басып кал!» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Бер бала куучы итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасында басып тора. Калган балалар кулга – кул тотынышып, түгәрәк буйлап әйләнеп йөриләр һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Өлгерлектә, җитезлектә
Безгә тиңнәр юк, дуслар.
Уртада тора куучы,
Көче җитсә, ул тотар!
Тотып кара!
Соңгы сүзләрне әйтеп бетерү белән, барлык балалар да мәйданчыкның төрле ягына йөгереп китәләр. Түгәрәк уртасындагы бала йөгерүчеләрне куа. Куучыдан тоттырмаска теләгән бала бер аякта басып (уң яки сул аягын күтәреп) туктап калырга тиеш. Ул кулларны үзе теләгәнчә куя ала. Шушы хәлдә торганда, куучы аны тота алмый. Тотылган балалар уеннан вакытлыча чыгалар. Куучы 3–5 баланы тоткач, уен тәмамлана.
III. Йомгаклау өлеше
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уенын уйнау.