I. Кереш өлеш.

Бер рәткә тезелү, берәрләп колоннага басу, уртача тизлектә йөгерү (1,5 минутка кадәр), предметлар арасыннан йөгерү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче бөтен дөнья спортчыларында иң төп ярышларның ничек аталганын, Олимпиада – ул төрле спорт төрләрендә Бөтендөнья ярышлары икәнен аңлата. Спортчы булу һәм Олимпия уеннарында катнашу өчен спорт белән шөгыльләнергә, зарядка ясарга, чыныгырга, ихтыяр көчен тәрбияләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирә.

«Киселгән рәсемнәр» дидактик уены.

Тәрбияче балаларга өлешләргә киселгән рәсемнәр бирә (спорт җиһазлары). Балалар аларны парлап бербөтен итеп җыялар.

II. Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Серсо»

Ике бала, 3–4 м ара калдырып, кара-каршы басалар. Берсенең кулында серсо таягы һәм 4–5 боҗра (диаметры 20 см), ә икенчесенең кулында таяк кына була. Беренче бала боҗраларын таягы ярдәмендә, бер-бер артлы, каршыда басып торган балага таба ыргыта, ә тегесе аларны таягына кидереп тора. Иң күп боҗра тота алган бала җиңүче була.

Баштарак – балалар боҗраларны таяк белән ыргытып, тота алмаган очракта – аларны кул белән ыргытырга һәм тотарга мөмкин.2. «Тупны төшермә!» хәрәкәтле уены.

Туп 15–20 см диаметрлы, йомшак һәм җиңел булырга тиеш. Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче – уртада, аның кулында туп. Ул тупны чиратлап әле бер, әле икенче балага ыргыта. Балалар тупны тотып алырга һәм кире тәрбиячегә кайтарырга тиешләр. Тупны шулай ук түгәрәк буйлап та җибәрергә була. Бу очракта балалар бер-берсеннән берәр адым ераклыкта басарга тиешләр. Тупны тотып ала алмаган яисә кулыннан төшереп җибәргән бала вакытлыча уеннан чыгып тора.

3. «Бау аша сикерү» хәрәкәтле уены.

2 м чамасы бау ике тотрыклы предметка тарттырып бәйләнә. Бауның биеклеге 12–20 см. Уйнаучылар баудан читкәрәк китеп бер-бер артлы тезеләләр дә, команда булгач, йөгереп килеп, бау аша сикереп чыгалар. Бауга килеп җитеп, сикерә алмый калучы бала вакытлыча уеннан чыга.

Уенны төрлеләндерергә дә була:

• парлап йөгереп килеп сикерергә (парыннан калучы уеннан чыга);

• кулларны артка куеп, баш өстенә куеп, билгә таянып һ.б. сикерергә;

• уйнаучыларны ике төркемгә бүлеп, кара-каршы килеп сикерергә була. Балалар тик тора торган (хәрәкәтсез) баудан сикерергә күнегеп беткәч, әйләнеп тора торган баудан йөгереп килеп сикерергә өйрәнәләр. Шул ук озынлыктагы бауны ике кеше бер көйгә әйләндереп тора, балалар югарыда әйтелгән тәртиптә сикерә башлыйлар.

III. Йомгаклау өлеше.

«Артта кем тора?» аз хәрәкәтле уены.

Балалар бер-берләренең иңбашларына куллары белән тотынып, колоннага тезелеп басалар. Колоннаның алдына уйнаучыларга арты белән уенны алып баручы баса. Шул вакытта балаларның кайсы да булса берсе шыпырт кына колоннаның артына барып баса да, артта кем торганны алып баручы белмәсен өчен, аңардан яшеренә. Ул бала яшеренгәч, балалар: «Булды!» – дип кычкыралар. Алып баручы колоннага йөзе белән борыла һәм артта кем торганын белергә тырыша. Арттагы баланы алып баручыга күрсәтмәскә тырышып, колонна һаман боргаланып тора. Әгәр алып баручы артта кем торганны белә алса, яшеренгән бала алып баручы була һәм уен кабатлана. Уенны 5–6 тапкыр кабатларга мөмкин.