7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәтләрне формалаштыру.
Белем бирү бурычы: вертикаль юнәлештә ыргытуны кабатлау, колонна белән берәрләп йөгерүне һшм йөрүне күнектерү, тәрбияченең командасы буенча туктарга өйрәтү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер колоннага тезелү. Тәрбияченең боерыгы белән колонна буйлап бер-бер артлы йөрү. Кублар өстеннән атлап йөрү һәм йөгерү (спортзалның бер ягына кубларның ераклыгын 40 см, спортзалның икенче ягында кублар 70–80 см ераклыкта)
II. Төп өлеш.
1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп уң кулда. Кулларны як – якка җәю, алга сузу, тупны сул кулга күчерү. Кулларны ян-якка җәю, аска төшерү. Кулларны як-якка җәю, алга сузу, тупны уң кулга күчерү. Кулларны ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (6 -8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп уң (сул) кулда. Алга иелү, тупны аяклар арасына кую, туры итеп басу, кулларны билләргә кую, алга таба иелү, тупны сул (уң) кул белән алу, туры итеп басу. Башлангыч торышка кайту (һәр кул белән 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп уң кулда. Утыру, куллар туры тотып, тупны алга сузу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп уң кулда. Кулларны ян-якка җәю, арка артыннан тупны сул кулга бирү, кулларны ян-якка җәю, аска төшерү. Кулларны ян-якка җәю, арка артыннан тупны уң кулга бирү, кулларны ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (һәр кул белән 4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. 1–8 кадәр санау хисабына аякларны җәеп һәм чалыштырып, сикерү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Ком тутырылган кечкенә капчыкларны ераклык 2,5 м ераклыкта булган вертикаль максатлы урынга җилкә аша ыргыту (5–6 тапкыр);
2.2. Туры юнәлештә шуышу, аннары эскәмия аша шуышу (2–3 тапкыр);
2.3. Гимнастика эскәмиясенең уртасына җиткәч, «Карлыгач» («Ласточка») күнегүен ясау.
3. «Аягыңа тидертмә!» хәрәкәтле уены.
Балалар бер –береңнән 3–4 адым ара калдырып, түгәрәкләнеп тезеләләр. Бер бала – алып баручы – уртада басып тора. Аның кулында сикергеч. Ул, бераз чүгәләгән хәлдә сикергечнең бер башыннан тотып, аны идәнгә тияр-тимәс әйләндерә башлый. Түгәрәктәгеләр, сикергечне аякларына тидермәс өчен, ул якынлашкан чакта сикерергә тиеш булалар. Аягына сикергеч тигән бала, уртага басып, үзе сикергеч әйләндерә. Уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.