I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, берәрләп колоннага тезелү. Предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Кулларны ян-якка җәю, иңнәргә күтәрү, як-якка җәю, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Уңга (сулга) берәр адым атлау, уңга (сулга) иелү. Тураеп басу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар баш артында. Кулларны ян-якка җәю, алга иелеп, бармаклар белән идәнгә кагылу. Тураеп басу, кулларны ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аркага ятып, куллар белән идәнгә таяну. Уң (сул) аякларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 әр тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аркага ятып, кулларны гәүдә турысына кую. Аякларны тездән бөгеп чиратлаштырып әйләндерү (2–3 тапкыр)

6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Ике аякта бергә, сул һәм уң аякларда чиратлаштырып сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика стенасына ирекле ысул белән үрмәләп менү, аска төшү;

2.2. Кыска сикергеч аша урында һәм алга таба күчеп сикерү (8–10 м ара);

2.3. Тигезлек саклау күнегүләре – баш түбәсенә ком тутырылган кечкенә капчык куеп, кулларны билдә тотып ян белән авышкан бүрәнә буйлап йөрү.

Выпуск 12: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui

3. «Кайсы төркем җитезрәк?» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар 3–4 төркемгә бүленеп, бер-бер артлы тезелеп басалар. Беренче булып басып торучы балаларның кулларында зур туплар. Һәр төркем алдына идәнгә диаметры 50 см лы кыршау салына. Тәрбияче сигнал биргәч, беренче бала тупны кыршау эченә бәрә, сикергән тупны, ике кулы белән тотып алып, икенче уенчыга бирә, ә үзе, йөгереп барып, төркемнең артына баса. Уенны икенче бала дәвам итә. Туп беренче уйнаучыга килеп җиткәч, ул аны тиз генә баш өстенә күтәрә. Тәрбияче җиңүче төркемне билгели.

III. Йомгаклау өлеше.

«Тавышыннан бел!» аз хәрәкәтле уены.

Мәйданчыкта зур түгәрәк сызыла. Түгәрәктән читтәрәк тәрбияче басып тора. Балалар мәйданчык буйлап йөгереп йөриләр. Тәрбияченең «Бер, ике, өч, тизрәк түгәрәккә күч!» дигән сүзләренә барлык балалар түгәрәк кырыена килеп тезеләләр. Алдан ук сайлап куелган бер бала тәрбияче янына йөгереп килә дә түгәрәккә арты белән баса.

Түгәрәккә җыелып беткәч, барлык балалар болай диләр:

Без бераз шаярыштык,

Урыннарга урнаштык.

Син тизрәк уйлап тап:

Кем кычкырды сине атап?

Сүзләр әйтелеп беткәч, тәрбияче кулы белән балаларның берсенә күрсәтә. Ул бала түгәрәккә арты белән басып торган баланың исемен атый. Бу соңгысы, тавышына карап, аца кем эндәшкәнен белергә тиеш. Әгәр ул тавыштан таныса, үзенә эндәшкән бала белән урынын алмаша. Шуннан соң уен яңадан башлана.