I. Кереш өлеш.

Бер рәткә тезелгән балаларга, биремне аңлату. Икеле (өчле) рәткә үзгәртеп тезелү. Тәрбияче күрсәтмәсе буенча: мәйданның бер ягыннан икенчесенә билгеле сызыкка кадәр мөмкин кадәр тизрәк йөгерү (дистанция 10 м). Ике-өч тапкыр йөгерүдән соң колоннада йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче дөрес туклану хакында, безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста, тәмле, татлы ризыклар пешергәннәре турында мәгълүмат бирә.

«Кунаклар җыры»

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын,

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янында чәк-чәк.

Бавырсак һәм кош теле

Ризыклар төрле-төрле

Сумса, бәлеш, өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак.

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Бакалар» татар халык уены.

Берничә бала «бака» итеп билгеләнә. Бакалар түгәрәкләп тезеп куелган урындыкларга утыралар. Уртада түгәрәк сызыла – ул «күл» була. Бакалар түгәрәк күл янында ике аяклап сикереп-сикереп уйныйлар. Калган балалар, тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге шигырь юлларын әйтәләр:

Юл буенда бакалар,

Сикерә-сикерә чабалар.

Куа-куа-куа, куа-куа-куа,Сикерә-сикерә чабалар.

Шигырьнең ахырында балалар кул чабалар – бакаларны куркыталар. Бакалар «күлгә сикерәләр» – тын гына чүгәләп утыралар. Яңа бакалар сайлана, уен яңадан башлана.

2. «Шат балалар» рус халык уены.

Балалар тәрбияче белән бергә түгәрәкләнеп тезеләләр һәм бер-берсе белән кулларына тотынышалар. Түгәрәк уртасына әйдәүче баса. Балалар түгәрәк буенча уңга яки сулга таба әйләнеп йөриләр һәм түбәндәге сүзләрне көйләп әйтәләр:

Без кечкенә, шат балалар,

Яратабыз уйнарга.

Йөгерергә, җырларга.

Я, безне тотып кара,

Тот!

Соңгы «Тот!» дигән сүзне әйтү белән балалар мәйданчык (бүлмә) буйлап йөгерә башлыйлар, ә әйдәүче аларны куып тотарга тырыша. Тотылган балалар вакытлыча уеннан чыгалар. Әйдәүче 3–5 баланы тоткач, уен тәмамлана. Уйнаучылар арасыннан яңа әйдәүче сайлана (тотылган балалар сайлана алмый). Яңа уенга үткән уенда тотылган балалар барысы да яңадан катнаша. Уен 3–5 тапкыр кабатлана.

3. «Кәҗә бәтие һәм этләр» удмурт халык уены.

Санамыш ярдәмендә «кәҗә бәтие» сайлана. Калган балалар – «этләр». Бүлмәнең бер башында «яшелчә бакчасы» билгеләнә. Этләр бүлмәнең икенче башына барып басалар. Кәҗә бәтие яшелчә бакчасында кәбестә ашап йөри. Аны этләр күреп алалар һәм, түбәндәнге сүзләрне әйтә-әйтә, акрын гына кәҗә бәтие янына таба киләләр:

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,

Кермә безнең бакчага!

Кермә безнең бакчага!

Кагылма кәбестәгә!

Этләр, бер-берсенең куллары белән тотынышып, кәҗә бәтиен камап алырга тырышалар. Кәҗә бәтие, этләрдән куркып, йөгерә башлый. Этләр, кулларын ычкындырмый гына, аны куалар. Әгәр тота алсалар, яңа кәҗә бәтие сайлана. Уен шулай дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше

Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү.