I. Кереш өлеш.

Бер колоннага тезелү, предметлар аша йөрү һәм йөгерү. 2–3 рәткә тезелеп, 20 м араны тизлеккә йөгереп үтү (2–3 тапкыр).

II. Төп өлеш.

Тәрбияче дөрес туклану хакында, яшелчәләрнең, җиләк -җимешләрнең кеше тормышында мөһим роль уйнавы турында мәгълүмат бирә.

«Балык, яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр – һәркемгә файдалы ризык»

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Кеглине бәрегез!» уен күнегүе.

Уйнаучылар башлангыч сызыкка тезеләләр. 4 м ераклыкта балалар саны буенча кеглиләр куела. Тупны ике кулның көчле хәрәкәте белән алга этәреп, Кеглине бәреп төшерергә кирәк. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

2. «Кагылма-йөгереп уз» уен күнегүе.

30 см ара белән ике рәткә кеглиләр куела. Балалар ике рәткә тезелеп, кеглиләрга бәрелмичә, йөгерәләр. Тәрбияче җиңүче команданы билгели. Күнегү 2–3 тапкыр кабатлана.

3. «Түмгәктән-түмгәккә» уен күнегүе.

Тәрбияче шахмат тәртибендә яссы кыршауларны урнаштыра (2 сызыкка – 6 шар). Балалар ике командага бүленеп, ике аяк белән кыршаудан кыршауга сикерәләр. Сикерүче балалар арасындагы ара 2–3 кыршау. Биремне тиз һәм дөрес үтәгән команда җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше

Берәрләп, колоннада бер рәткә тезелгән кыршаулар арасыннан йөрү.