1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда уен аша үзара хөрмәт хисе тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сикерү һәм туп белән күнегүләрне кабатлау, югары терәктә йөргәндә тотрыклы тигезлекне сакларга өйрәтүне дәвам итү.
Җиһазлау: гимнастик эскәмия, кабартылган туплар, туплар (балалар саныннан 2 тапкыр азрак, 8-10 см диаметрлы), кечкенә флаглар (2 данә).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада атлау. Тәрбияченең «Борылдык!», – сигналы буенча, борылып хәрәкәтне кирегә дәвам итү. Таралып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аска. Кулларны ян-якка җәеп, җилкәләргә күтәрү, ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Кулларны тезгә куеп, чүгәләү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Кулларны ян-якка җәеп, уңга(сулга) иелү, уң (сул) кулны аска төшерү, уң (сул) кулны өскә күтәрү. Тураеп басу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – кулларга таянып, тезләнү. Аякларны турайтып, күтәрелү, башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Кулларны ян-якка җәю, уң (сул) аякны өсккә күтәреп, тез астында кулларны чабу. Аякны кую, кулларны ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. 1–8 кадәр санау хисабына куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кулларны билгә куеп, баланың ике адым киңлегендә урнаштырылган кабартылган тупларны атлап чыгып, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү. «Карлыгач» күнегүе;
2.2. «Сикергеч мәктәбе» уен күнегүе.
Һәр уйнаучы уенда 7 «баскыч»ны үтәргә тиеш. Үтә алмаган очракта, ул уеннан чыга. Кем иң соңгы баскычка кадәр барып җитә ала, шул – җиңүче.
1 нче баскыч. Сикергечне алга таба әйләндереп ике аяклап 10 тапкыр сикерү.
2 нче баскыч. Сикергечне артка таба әйләндереп ике аяклап 10 тапкыр сикерү.
3 нче баскыч. Сикергечне алга таба әйләндереп, уң аякта 10 тапкыр сикерү.
4 нче баскыч. Сикергечне алга таба әйләндереп, сул аякта 10 тапкыр сикерү.
5 нче баскыч. Сикергечне артка таба әйләндереп, уң аякта 10 тапкыр сикерү.
6 нчы баскыч. Сикергечне артка таба әйләндереп, сул аякта 10 тапкыр сикерү.
7 нче баскыч. Сикергечне алга таба әйләндереп, ике аяклап 10 тапкыр сикерү.
3. «Чүлмәк сатам» хәрәкәтле уены.
Балалар ике төркемгә бүленәләр. Бер төркем – «чүлмәкләр», ә икенче төркем «чүлмәк хуҗалары» була. Чүлмәкләр чирәмгә (келәмгә) тезләнеп, түгәрәкләнеп утыралар. Һәр чүлмәкнең артында аның хуҗасы басып тора. Уенны алып баручы түгәрәктән читкәрәк баса. Сигнал булуга, алып баручы бер чүлмәк хуҗасы янына килә. Алар үзара сөйләшәләр:– Дустым, чүлмәгеңне сат әле.
– Әйдә, сатам.
– Ничә сум тора соң?
– Өч (ике, биш) сум.
Алып баручы өч тапкыр хуҗаның кулына җиңелчә генә сугып ала – аңа «акча» бирә. Шуннан соң алар түгәрәк буенча бер-берсенә каршы йөгерә башлыйлар. Буш урынга кем беренче булып килеп җитә, шул чүлмәкнең хуҗасы була. Ә урынсыз калган бала алып баручы булып, уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.