Бурычлар:

Үстерү бурычы: игътибарлыкны, хәтерне үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда уен аша үзара хөрмәт хисе тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: сикерү һәм туп белән күнегүләрне кабатлау, югары терәктә йөргәндә тотрыклы тигезлекне сакларга өйрәтүне дәвам итү

Җиһазлау: гимнастик эскәмия, туплар (балалар саныннан ике тапкыр азрак 8–10 см диаметрлы), кечкенә флаглар (2 данә).

Төп хәрәкәтләр төрләре:

1. Аякларны күчереп, ян белән бару, скамейканың уртасына җиткәч чүгәләп алу, тураеп басып, йөрүне дәвам итү (2–3 тапкыр);

2. 2 м араны бер кул белән тупны стенага ыргытып, ике кул белән тотып алып, йөрү;

3. 5 м араны алга таба уң һәм сул аякта чиратлап сикереп үтү (2–3 тапкыр).