3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спорт инвентарьларына сакчыл караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тормышта һәрвакыт сәламәтлекнең беренче торуын аңлату, төшендерү, билне югары тотып йөгерүгә өйрәтү.
Җиһазлау: туплар (балалар саны буенча), кегльләр (5-6 данә), бадминтон өчен ракеткалар, воланнар.
Шөгыль барышы
l. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, бер-бер артлы колоннага тезелү. Йөрү, билне югары тоту, уртача тизлектә йөгерү (1 минутка кадәр).
ll. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче сәламәтлек турында, аның кеше тормышында урыны турында мәгълүмат бирә.
Дидактик уен: «Син чирләсәң».
(Киселгән кисәкләрдән тулы бер рәсем җыясы һәм ни өчен кирәклеген аңлатасы: банка белән кура җиләге вареньесы, бал, кувшин белән сөт, градусник, дару үләннәре. Тиешле рәсемнәрне күрсәтеп балалар җавап бирәләр).
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Туп йөртүче». 3–4 түгәрәк ясала. Түгәрәк уртасында торган бала түгәрәп буенча торган балаларга чиратлап туп ыргыта. Ул балалар тупны кире ыргытып кайтаралар.
2. «Кем тизрәк?». Уйнаучылар араларында бер адым калдырып, ике колоннага басалар. Сигнал буенча балалар бау аша бер уңга, бер сулга ике аякта сикереп чыгалар.
3. Туп белән ирекле уеннар.
4. «Бүредән кач!» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар арасыннан берсе санамыш ярдәмендә «бүре» итеп билгеләнә.
Балалар урманга җиләккә баралар, таралышып, җиләк җыеп йөриләр (чүгәләп-чүгәләп алалар). Кинәт бүре улаган тавыш ишетелә, куаклар артыннан бүре килеп чыга. Балалар бүредән качу өчен, тиз генә «агачларга» (гимнастика баскычына, урындыкка) үрмәләп менәләр. Бүре күздән югалгач, балалар яңадан агач ботакларыннан төшеп, җиләк җыюларын дәвам итәләр. Яңа «бүре» сайлана, һәм уен яңадан башлана. Уен берничә тапкыр кабатлана.
lll. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү.