4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: әйләнә-тирәгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тупны ыргытырга өйрәтү, балаларны йөрүдә һәм бер-бер артлы колоннада предметлар аша атлап чыгу осталыгын камилләштерү.
Җиһазлау: шнурлар, флаглар (балалар саныннан 2 тапкырга күбрәк), туплар (диаметры 20 см, балалар саныннан 2 тапкырга кимрәк), резин юл, маталар, гимнастик эскәмия, кублар.
Шөгыль барышы
l. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, яңадан бер-бер артлы колоннага тезелү. Тәрбияче сигналына шнурлар аша атлап йөрү (залның икенче ягында). Аннары таралышып йөрү һәм йөгерү.
ll. Төп өлеш.
1. Флаглар белән гомуми үсеш бирүче күнегүләр.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар аста. Флагчыклар тоткан кулларны ян-яктан өскә күтәрү, флагчыкларны ике якка җәю, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар җилкә янында. башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар аста. Уңга (сулга) борылу ясау, флагчыклар белән кулларны ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 әр тапкыр)
4. Башлангыч торыш – утырган килеш аякларны як-якка җәю, флагчыклар җилкә янында. Алга таба иелү һәм флагларның таяклары белән мөмкин кадәр алгарак идәнгә кагылу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар аста. Аякларны ян-якка җәеп сикерү (флагчыкларны ян-якка җәю) – аяклар бергә (флагчыклар аста). Күнегүне 1–8 кадәр санау хисабына башкару.
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар аста. Уң(сул) аяк белән уң(сул) якка адым ясау, флагчыкларны ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (һәр аякка 4 әр тапкыр эшләү).
2. Төп хәрәкәтләр төрләре:
2.1. 5–6 м дан йөгереп килеп озынлыкка сикерү (5–6 тапкыр);
2.2. Тупны бер-береңә күкрәктән ике кул белән ыргыту (8–10 тапкыр);
2.3. Уч төпләрендә һәм аяк табаннарында туры йөрү (2 тапкыр).
3. «Сикергеч мәктәбе» уен күнегүе.
Һәр уйнаучы уенда 7 «баскыч»ны үтәргә тиеш. Үтә алмаган очракта, ул уеннан чыга. Кем иң соңгы баскычка кадәр барып җитә ала, шул – җиңүче.
1 нче баскыч. Сикергечне алга таба әйләндереп ике аяклап 10 тапкыр сикерү.
2 нче баскыч. Сикергечне артка таба әйләндереп ике аяклап 10 тапкыр сикерү.
3 нче баскыч. Сикергечне алга таба әйләндереп, уң аякта 10 тапкыр сикерү.
4 нче баскыч. Сикергечне алга таба әйләндереп, сул аякта 10 тапкыр сикерү.
5 нче баскыч. Сикергечне артка таба әйләндереп, уң аякта 10 тапкыр сикерү.
6 нчы баскыч. Сикергечне артка таба әйләндереп, сул аякта 10 тапкыр сикерү.
7 нче баскыч. Сикергечне алга таба әйләндереп, ике аяклап 10 тапкыр сикерү.
III. Йомгаклау өлеше.
«Табыгыз һәм эндәшмәгез!» аз хәрәкәтле уены.
Тәрбияче билгеле бер предметны алдан яшерә һәм балаларга табарга куша. Кем ул предметны күрә, шул кеше тәрбияче янына килеп бу турыда әкрен генә хәбәр итә. Тәрбияче иң игътибарлы булган балаларны билгеләп үтә. Аннары бер-бер артлы колоннада йөрү.