Бурычлар:

Үстерү бурычы: балаларның иҗади омтылышын, күз үлчәмен, җитезлекне үстерү.

Тәрбия бурычы: әйләнә-тирәгә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: тупны ыргытырга өйрәтү, балаларны йөрүдә һәм бер-бер артлы колоннада предметлар аша атлап чыгу осталыгын камилләштерү.

Җиһазлау: шнурлар, флагчыклар (балалар саныннан 2 тапкырга күбрәк), туплар (диаметры 20 см, балалар саныннан 2 тапкырга кимрәк), резин юл, маталар, гимнастика эскәмиясе, кублар.

Төп хәрәкәтләр төрләре:

1. Йөгереп килеп озынлыкка сикерү (5–6 тапкыр).

2. Тупны баскетбол кәрзиненә ату.

3. Дуга астыннан яки боҗра аша шуып чыгу (5–6 тапкыр).