6 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз-үзеңне тоту, ярдәмләшү, спорт белән кызыксыну ихтыяҗын булдыру.
Белем бирү бурычы: кышкы Олимпия уенары һәм кышкы спорт төрләре турында белемнәрен тирәнәйтү, туп белән уен күнегүләрен кабатлау.
Җиһазлау: шакмаклар (кегльләр, туплар), боҗралар (балалар саны буенча), туплар (балалар саны буенча), кәрҗин.
Шөгыль барышы
l. Кереш өлеш.
Бер-бер артлы колоннага тезелү, йөрү, уртача темпта йөгерүгә күчү (1,5 минутка кадәр). Предметлар арасында йөрү.
ll. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче кышкы Олимпия уенары һәм кышкы спорт төрләре турында мәгълүмат бирә.
Дидактик уен: «Җәйге һәм кышкы спорт төрләре?»
(Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Беренче төркем җәйге спорт төрләрен сайлый. Икенче төркем кышкы спорт төрләрен сайлый).
Хәрәкәтле уеннар һәм уенлы күнегүләр.
1. «Тәгәрәт – төшереп җибәрмә» уен күнегүе. Балалар Ике шеренгага бер-берсеннән 2–3 адым ераклыкта тезелә, аларның кулларында бершәр боҗра. Тәрбияче кушуы буенча, беренче шеренга балалары, бер кул белән боҗраны тәгәрәтеп, мәйданның икенче ягындагы билгеләнгән сызыкка йөгерәләр. Тәрбияче иң җитез һәм иң тиз балаларны билгели, аннары күнегүне икенче шеренга балалары башкара. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.
2. «Тот, тот!» хәрәкәтле уены.
0,5 м озынлыктагы таякка тоту өчен җайлы булган берәр әйбер (мәсәлән, боҗра яки мамык тутырылган кечкенә янчык) нык бау белән беркетелә. Таякка йомшак әйбер эләргә кирәк, ул, балаларга тиеп, аларның тәннәрен авырттырмаслык булсын.
Балалар түгәрәккә тезеләләр. Тәрбияче түгәрәк уртасында кулына таяк тотып басып тора. Ул таякка эленгән әйберне чиратлапһәр балага якынлаштыра. Таякны әле балаларның куллары тигезлегенә кадәр төшереп, әле югары күтәреп, шаяра-шаяра, «Тот, тот!» дип кабатлый. Таякка эленгән әйберне тота алган бала җиңүче була.
3. «Тупны боҗрага ыргыт!» уен күнегүе.
Балалар бер-бер артлы колоннага тезелә, тупны күкрәкләреннән ике кул белән кәрзингә ыргыталар (баскетбол варианты).
4. «Песи һәм тычкан» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылардан бер бала – «тычкан», икенчесе «песи» итеп билгеләнә. Калган балалар, бер-берсеннән кул сузарлык ара калдырып һәм кулга-кул тотынышып, түгәрәк-кә басалар. Бер урында түгәрәк тоташмый кала (ике бала кулга-кул тотынмыйлар). Бу урын капка була.
Песи белән тычкан түгәрәк тышына басалар. Балалар түгәрәк буйлап әйләнеп йөриләр һәм түбәндәге шигырь сүзләрен әйтәләр:
Безнең песи бик сизгер,
Һәр тавышны ишетә.
Тычканнарны тотам дисә,
Армый-талмыйча көтә.
Шигырьнең соңгы сүзләреннән соң песи тычканны куа башлый. Тычкан түгәрәкнең читендә һәм эчендә йөгереп йөри. Ул түгәрәк эченә капкадан да, балаларның кул астыннан да үтеп керә ала. Песи түгәрәк эченә капка аша гына үтә ала. Түгәрәктә басып торучылар песине кул астыннан үткәрмәскә тиешләр. Песи тычканны тоткач, тәрбияче алар урынына бүтән балаларны билгели.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү.