l. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, арканы һәм тигезлекне тикшерү.  Бер-бер артлы колоннада предметлар арасында  йөрү (кублар, туплар). Йөрү һәм әйберләр арасында таралып йөгерү.

ll. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

1.1 нче күнегү. Б. т. –  аяклар табан киңлегендә,  туп уң кулда. Кулларны як-яклардан өскә күтәрү, аяк очларына басу. Тупны сул кулга күчерү, кулларны төшерү, бөтен аякка басу. Кулларны як-яклардан өскә күтәрү, аяк очларына басу. Тупны уң кулга күчерү, бөтен аякка басу, б.т. ка кайту (6-8 тапкыр).

1.2 нче күнегү. Б. т.  – аякларны җәеп басу, туп уң кулда. Кулларны як-якка җәю, алга таба иелү, сул аяк астындагы тупны сул кулга күчерү. Тураю, кулларны як-якка җәю, куллары төшерү. Шуны ук  сул кулдан да кабатлау (һәр аякка 4әр тапкыр).

1.3 нче күнегү. Б. т. –  аяклар җилкә киңлгендә, туп уң кулда. Уң якка борылу (сулга), бер кул белән тупны идәнгә сугу, тупны тотып алу, б.т. ка кайту (һәр якка 4әр тапкыр).

1.4 нче күнегү. Б. т. –  аякларны бераз аерып басу, туп уң кулда. Тупны өскә ыргыту, тиз генә чүгәләп кул чабу. Күтәрелгәч, тупны ике кул белән тоту. Иркен темпта башкару.

1.5 нче күнегү. Б. т. –   аяклар табан киңлегендә, туп уң кулда. Ике аякта 1-3 исәбенә сикерү , 4 исәбенә югарырак сикерү. Бу күнегү бераз пауза белән алмашып башкарыла.

1.6 нчы күнегү. Б. т. –  аяклар табан киңлегендә, туп уң кулда. Уң (сул) артка җибәреп аяк очларына басу, тупны өскә күтәрү, б. т. ка кире кайту (һәр аякка 4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр төрләре:

2.1. Тупны бер кул белән идәнгә ыргыту һәм аны ике кул белән тотып алу (10-15 тапкыр).

2.2. Төркемдә уң һәм сул ян белән кыршауга керү (5-6 тапкыр).

2.3. Тигезлек өчен күнегүләр - ян  белән гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү, уртага җиткәч чүгәләү, торып  алга таба атлау.

Тәрбияче кушуы буенча тупны кәрҗингә салу һәм 3-4 колоннага тезелү. Тәрбияче күрсәткәннән һәм аңлатканнан соң, кыршауның  өске читенә кагылмыйча, тыгыз тезелүдә кыршауга үтү.

Тигезлек өчен күнегүләр тәрбияченең мәҗбүри ярдәме белән ике колоннага бүленеп башкарыла.

3. Хәрәкәтле уен «Үз капитаныңны тап!».

Балалар, берничә төркемгә (командага) бүленеп, мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Һәм төркемдә бер бала «капитан» итеп билгеләнә.Төркемнәр үз капитаннарын уртада калдырып, кечкенә түгәрәклр ясап тезеләләр.

Төркемнәр музыка астында үз түгәрәкләре буйлап әйләнеп йөриләр һәм нинди дә булса эш эшләгән хәрәкәт ясыйлар(мәсәлән, язалар, чигү чигәләр, кер юалар һ.б.). Тәрбияченең «Йөгер!» дигән сүзенә барлык балалар мәйданчык буенча таралышып йөгерә башлыйлар, «Тукта!» дигәч, бар да тукталалар һәм күләрен йомалар. Шул арада капитаннар алышыналар. Тәрбияченең «Капитаныңны эзлә!» дигән сүзләренә барысы да күзләрен ачалар һәм ничек тә булса тизрәк үз капитаны янына җыелырга тырышалар. Үз капитаны тирәсенә башкалардан элегрәк җыелган төркем җиңгән санала. 2-3 уеннан соң капитаннар алышына. Уен 4-5 тапкыр кабатлана.

К. В. Закирова, Л. Р. Мортазина «Балачак – уйнап көлеп үсәр чак» 46нчы бит.

lll. Йомгаклау өлеше

Колоннада берәмләп атлап йөрү.