9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: әйләнә-тирәгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: туп белән һәм сикерүдә уен күнегүләрен кабатлау, Сабантуй ярышлары белән таныштыру.
Җиһазлау: шнурлар, аркылы такталар, яссы боҗралар, туплар (балалар саны буенча)
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, биремне аңлату. Бер-бер артлы колоннага тезелү. Йөрү һәм предметлар аша узу белән йөгерү (шнурлар һәм аркылы агачлар).
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче милли уеннар турында, аларның кеше тормышындагы урыны турында мәгълүмат бирә.
«Катыктан акча эзләү» уены. http://balarf.ru/ipad/index.html
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Кем тизрәк?» уен күнегүе.
Уен өчен төрле төстәге туплар һәм шул төсләрдәге тартмалар кирәк була. Балалар бүлмәнең бер читенә тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияче алар каршына туплар салынган төрле төстәге берничә тартма куя һәм уенның эчтәлеген аңлата. «Туплар тәгәрәп киткәч, сез аларны берәмләп китереп тартмага салырга тиеш: туп кызыл төстә булса – кызыл тартмага, яшел булса – яшел тартмага» һ.б.Тәрбияче: «Бер, ике, өч, йөгер!» – ди һәм балалар йөгерергә тиешле якка тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Туплар тәгәриләр, балалар алар артыннан йөгерәләр. Һәрберсе берәр туп алып килеп, шул туп төсендәге тартмага салалар. Соңыннан туплар бергә кушыла, һәм уен кабатлана.
• Туплар саны балалар санына туры килергә тиеш.• Балалар бары тик тәрбияче сигналыннан соң гына йөгерергә тиешләр.
• Йөгергәннән соң балаларга бераз утырып ял итәргә мөмкинлек бирергә, уенны кабатлауны ашыктырмаска кирәк.
2. «Иң җитезләр» уен күнегүе.
Бер баланың сул аягы икенче баланың уң аягына бәйләнгән килеш, шулай ук ике ягы бәйләнгән икенче балалар пары белән ярыша.
Выпуск 22: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui
3. «Тупны сетка аша ыргыт» уен күнегүе.
Мәйданчыкта, балаларның буеннан югарырак итеп, сетка тартылып куела. Балалар, сетканың ике ягына ике адым ераклыкта басып, сетка аркылы туп ыргыталар. Туп ыргыту түбәндәгечә бара: беренче бала каршыдагы балага ыргыта. Каршыдагы беренче бала киредән үз каршында баскан беренче балага ыргыта. Аннан соң беренче бала тупны икенче балага бирә. Шул рәвештә уен дәвам итә. Яхшы ыргытып, тупны тоткан пар бер адым артка чигә. Димәк, икенче уенда ераграк арадан ыргыталар. Алдан билгеләнеп куелган чиккә җиткәч, уен бетә.
4. «Таралыгыз» чуаш халык уены.
Балалар, кулларын тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Нинди дә булса таныш җыр җырлап, түгәрәк буйлап йөриләр. Уенны алып баручы уртада басып тора. Кинәт ул: «Таралыгыз!» – ди. Уенчылар төрле якка йөгереп китәләр. Алып баручы аларны куа. Тотылган бала уенны алып баручы була.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү.