I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, биремне аңлату, колоннага бер-бер артлы тезелү. Тиз һәм әкрен темпта йөрү һәм йөгерү. Таралышып йөрү, колоннада үз урыныңны табу.

II. Төп өлеш.

1. Кыршаулар белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршауны тоткан куллар аста. Кыршауны алга сузу, өскә күтәрү, яңадан алга сузу, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны тоткан куллар аста. Уңга(сулга) борылыш ясап, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау тоткан куллар ярым бөгелгән. Кулларны сузып, кыршауны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп, кыршау эченә кереп басу. Чүгәләп, кыршауны ян-ягыннан терсәкләрдә бөгелгән куллар белән алу һәм торып басу. Чүгәләү, кыршауны идәнгә кую, тураю, башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – идәнгә утырып, аякларны аерып кую, кыршауны тоткан кулларны бөгеп, күкрәк турысында тоту. Алга иелү, идәнгә кыршау белән кагылу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп, кыршау янында тору. Кыршау тирәли уңга (сулга) сикерү (һәр якка 2 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика эскәмиясе буйлап, ике кул белән тартылып, корсакта шуышу;

2.2. Кулларны билгә куеп, өч адым ераклыкта куелган кабартылган туплар аша йөрү (2–3 тапкыр);

2.3. 4 м ара белән куелган кеглиләр арасыннан куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр)

Параллель рәвештә ике эскәмия кую (хәрәкәт активлыгын арттыру максатыннан кулланма санын арттырырга мөмкин). Бер стена буенда – кабартылган туплар, каршысында – кеглиләр. Башта шуышуга һәм тигезлеккә күнегүләр ясыйлар, аннары кеглиләр арасыннан сикерү.

3. «Футбол» хәрәкәтле уены.

Уен өчен зур туп, дуга, 2 кәрзин, чикләвекләр кирәк булачак. Балалар колоннага басалар. Алар каршында киңлеге 60–65 см булган капка куела. Капканың икенче ягында «куян» тора. Балалар капка аша куянга тупны тәгәрәтәләр. Кемнең тубы, капкага бәрелмичә, куянга барып җитә, аңа чикләвек бирелә. Куян да тупны балаларга тәгәрәтә. Әгәр аның тубы да капкага бәрелмичә балаларга барып җитсә, аның кәрзиненә дә чикләвек салына. Уен ахырында, ике кәрзиндәге чикләвекләрне санап, җиңүчене билгелиләр.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп, иң оста әйдәп баручы артыннан атлап йөрү.