Бурычлар:

Үстерү бурычы: тигезлекне саклау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру.

Белем бирү бурычы: хәрәкәт темпын үзгәртеп йөрү, предметлар арасыннан сикерү күнегүләрен кабатлау.

Җиһазлау: һәр балага кыршаулар, 2 гимнастика эскәмиясе, кабартылган туплар, борыс (биеклеге 10 см).

Төп хәрәкәтләр төрләре:

1. Тупны, уң һәм сул кулны чиратлаштырып, идәнгә бәреп үтү. (2 тапкыр);

2. Аркылы куелган борыс аша атлап йөрү;

3. 5 м араны уң һәм сул аякта чиратлашып сикерү (2 тапкыр).