12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда зурлар сүзенә колак сала белү сыйфатлары, сәламәтлеккә сак караш тәрбияләү, халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кеше сәламәтлегенең дөрес тукланудан, сизенү тойгыларына нигезләнеп продуктларның сыйфатын ачыклый белүеннән бәйле булуы турында күзаллаулар формалаштыру, туп белән уен күнегүләрен кабатлау, халык уеннары белән танышытру
Җиһазлау: зур диаметрлы туплар (3-4 данә), гимнастик эскәмия, кублар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада бер-бер артлы тизлекне үзгәртеп йөрү. Тәрбияче сигналына, фигура ясап, катып калу.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче дөрес туклану кеше тормышындагы урыны турында мәгълүмат бирә.
«Конфет ашап тамак туямы?» http://balarf.ru/ipad/index.html
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Туп алып баручыга» уен күнегүе.
3–4 түгәрәккә басалар, уртада алып баручы баса. Алып баручы уенчыга туп ыргыта, тупны кире кайтаралар. Һәр уенчы күнегүне эшләгәч, алып баручы тупны өскә кутәрә һәм баш артына куя. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.
2. «Тоттым» удмурт халык уены.
Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Араларыннан берсе санамыш ярдәмендә куучы билгели:Биш сакал, алты сакал,
Җиденчесе – сакаллы бабай!
Соңгы сүздән соң балалар төрле якка йөгерешеп китәләр. Куучы бала уйнаучыларны куа башлый. Кулы белән кемгә дә булса кагылса: «Тоттым!» – ди. Тотылган бала уеннан чыга. 3–4 бала тотылганнан соң, барлык балалар түгәрәккә җыелалар һәм, санамыш ярдәмендә, яңа куучы сайлана.3. «Тупны ыргыт» уен күнегүе:
Балалар залның бер башында тезелеп басып торалар. Кулларында – зур туплар. Бүлмәнең (мәйданчыкның) икенче башына, каршы якка, сызык сызыла (ара ераклыгы балаларның көчләренә карап билгеләнә). Уйнаучылар бер адым алга чыгып басалар. Тупны сызык артына җиткерергә тырышып, ыргыталар.
• Тәрбияче кайсы баланың тупны сызыкка кадәр җиткермәвен, кайсысының сызыктан уздырып җибәрүен билгели.
• Тупны ыргытучылар аны йөгереп барып алып киләләр дә икенче балаларга бирәләр.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада атлап йөрү.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
1. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әтиәниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.
2. «Дневник здоровья, 3 класс».
3. «Куаныч» – «Радость познания» мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк белем программасы. Казан: Татар балалар нәшрияты, 2023. – 250 бит.
4. Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010. – 173 б.
5. Закирова К.В. Уйныйк, куаныйк әле... (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татар балалар нәшрияты, 2022. – 160 бит.
6. Закирова К. В., Мортазина Л. Р. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В. Закирова, Л. М. Мортазина. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192 б.
7. Пензулаева Л.И. Физическая культура в детском саду: Средняя группа. – М.: Мозаика-Синтез, 2014. – 112 с.
8. Пензулаева Л.И., Физическая культура в детском саду, Система работы в подготовительной к школе группе. – М.: Издательство Мозаика-Синтез, – 2012
9. Татар балалар фольклоры / Татарский детский фольклор. / Сост. Рашит Ягфаров. На татарском языке. Казань: Раннур, 1999. 352 с.
10. Федеральная образовательная программа дошкольного образования. – М.: ТЦ Сфера, 2023. – 208 с.: табл. (Правовая библиотека образования).
11. http://tatarmultfilm.ru/cartoons/zilantovy-skazki
12. «Татармультфильм» анимация студиясе: http://tatarmultfilm.ru/
13. «Татармультфильм» анимация студиясе: Сабан to you: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui
14. Детская мультимедийная библиотека «Бала.рф»: http://www.бала.рф/
15. «Салават күпере» журналы сайты: http://salavatkupere.com/