I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру. Таралышып йөгерү. Тәрбияче сигналы буенча, колоннада үз урыныңны табып йөгерү. Өчәрләп колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – үкчәләрне бергә куеп, аяк очларын аерып басу, кулларны аста тоту. Кулларны яннан китереп, өскә күтәрү, аяк очларына күтәрелү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – кулларны билгә куеп, аякларны бераз аерып басу. Уңга борылу, уң кулны янга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – кулларны билгә кую. Чүгәләп, кулларны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (5–8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – кулларны билгә куеп, аякларны бераз аерып басу. Кулларны ян-якка сузып, алга иелү, аяк очларына кагылу, тураю, кулларны ян-якка җәю. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – кулларны билгә куеп, аякларны бераз аерып басу. Бер урында йөрүне куш аяклап сикерү белән чиратлаштыру (20 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика эскәмиясе буенча йөрү, эскәмия уртасында таяк аша атлап чыгу;

2.2. Бер-берсеннән 40–ышар см белән куелган 6–8 бау аша ике аякта алга таба сикерү (3–4 тапкыр).

3. «Куянкай» хәрәкәтле уены.

Залда зур түгәрәк сызыла. Уйнаучылардан берәү «куян» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Калган балалар түгәрәк тышында басып торалар. Алар кара-каршы бер-берләренә туп ыргытышалар (баланың исеме әйтелә), шул ук вакытта тупны куянга тидерергә тырышалар. Куян, тупны тидермәскә тырышып, туптан качып, түгәрәк эчендә йөгереп йөри. Тупны куянга тидерә алган бала куян була, һәм ул түгәрәк уртасына баса.

Куян, теләге булса, тупны тотып ала ала. Бу очракта тупны ыргыткан бала түгәрәк уртасына кереп баса һәм куян ролен башкара.

III. Йомгаклау өлеше. Кулларны билгә, җилкәгә, баш артына куйган хәлдә сулыш күнегүләрен ясап, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.