7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: ихтыр көче, сабырлык тәрбияләү. Удмурт халык уеннарына кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: өстәмә бирем белән йөгерүдә һәм йөрүдә күнектерү (бау аша атлап чыгу); туп белән күнегүләрдә җитезлекне һәм күз үлчәмен үстерү; бау астыннан шуышып чыгу күнегүләрен кабатлау.
Җиһазлау: баулар, тутырма туплар, шакмаклар, һәр балага кечкенә туп, гимнастика эскәмиясе.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча, залның бер ягында, уң һәм сул аякларны чиратлаштырып, 6–8 бау аша атлап чыгу. Залның икенче ягында бер-берсеннән 70–80 см ераклык белән урнаштырылган эче тутырылган туплар аша сикереп чыгу. Таралышып йөрү һәм йөгерү. Өч колоннага тезелеп басу.
II. Төп өлеш.
1. Кечкенә туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны уң (сул) кулда аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, аяк очына басу, тупны сул (уң) кулга күчереп кую. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны уң (сул) кулда аста тоту. Уңга (сулга) борылу, тупны үз янында идәнгә бәрү, тотып алу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп, үкчәләргә утырган килеш, тупны уң кулда аста тоту. Тупны куллар ярдәмендә гәүдә тирәли уң һәм сул якка тәгәрәтү (һәр якка 4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, тупны уң (сул) кулда тоту. Уң (сул) аякны күтәрү, тупны сул (уң) кулга күчерү, аякны төшерү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң (сул) кулда аста тоту. Кулларны ян-якка, алга сузу. Тупны сул кулга күчерү, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң яки сул кулда тоту. Аякларны чиратлаштырып, урында сикерү. (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Бер-береңә эче тутырылган тупны ыргыту;
2.2. Шнур астыннан уң һәм сул ян белән шуышып керү;
2.3. Гимнастика эскәмиясе буенча ян белән шакмаклар аша атлап йөрү.
III. Йомгаклау өлеше.
«Сукыр тәкә» хәрәкәтле удмурт халык уены.
Санамыш ярдәмендә «сукыр тәкә» билгеләнә. Яулык белән аның күзен бәйлиләр дә өч тапкыр урынында әйләндерәләр. Калган балалар аның тирәсендә йөгереп йөриләр, сукыр тәкәгә якын киләләр. Сукыр тәкә аларны куа. Кемне дә булса тотса, тотылган бала «сукыр тәкә» була. Уен шулай дәвам итә.