I. Кереш өлеш.

«Кар патшабикәсе» уенлы күнегүе. Уйнаучылар арасыннан Кар патшабикәсе сайлана. Балалар бөтен мәйданчык буенча йөгерәләр, ә Кар патшабикәсе аларга кагылырга тырыша. Ул кагылган бала «бозга әйләнә» һәм урынында «катып» калырга тиеш. Уенны кабатлаганда икенче Кар патшабикәсе сайлана.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәтлек» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Кем ераккарак ыргыта?» Балалар мәйданчык буенча таралалар һәм һәрберсе 5–6 кар йомарламнары әвәлиләр. Уенчылар билгеләнгән сызык янына басалар һәм аяк очлары янына кар йомарламнарын куялар. Тәрбияче сигналы буенча балалар кар йомарламнарын 3–4 м, 5–6 м һәм 8–10 м ераклыктагы шакмакларга (яки кеглиләрга) таба ыргыталар. Җиңүче билгеләнә.

2. «Күңелле чыпчыклар». Балалар түгәрәк ясап басалар. Һәр бала алдында бер кар йомарламы ята. Бер бала «мәче» булып сайлана, ул түгәрәкнең уртасына баса. Калган балалар – «чыпчыклар», алар түгәрәк эченә кар йомарламы аша сикереп керәләр һәм кире сикереп чыгалар. Шул арада «мәче» «чыпчыклар»ны тотмакчы була. Тотылган «чыпчыклар» уеннан чыгалар.

2. «Җитез тиеннәр» хәрәкәтле чуаш халык уены.

Бер баланы «эт» итеп билгелиләр, калганнары – «тиеннәр». Тиеннәр эскәмияләргә (урындыклар, зур шакмаклар) менеп урнашалар, түбәндәге такмакны сөйлиләр:

Без – тиеннәр – яратабыз

Сикереп-сикереп уйнарга.

Сикерәбез дә качабыз

Агачтагы куышка.

Куышта чикләвек күп,

Ашыйбыз тәмле итеп.

Тешләребез нык безнең,

Кимерәбез күп итеп!

«Күп итеп» сүзләреннән соң, тиеннәр эскәмияләрдән сикереп төшәләр һәм бүлмә буйлап йөгереп китәләр. Эт аларны куа. Тотылган бала эт була һәм уен дәвам итә.

1. Эт уйнаучыларга кулы белән генә кагылырга тиеш.

2. Эт эскәмиягә басып өлгергән уенчыны тота алмый.

III. Йомгаклау өлеше. Предметлар арасыннан уртача тизлектә йөрү.