5 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз көчләренә ышанучанлык тәрбияләү.
Белем бирү бурычлары: урыннан озынлыкка сикерүдә күнектерү; туп белән күнегүләрдә һәм эскәмиядә шуышуда җитезлекне үстерү; йөргәндә кул хәрәкәтләре өчен биремнәр үтәүне кабатлау.
Җиһазлау: һәр балага шакмак, туплар, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча кулларны баш артына, билгә кую, өскә күтәрү. Бер аякны икенчесе янына күчереп артка атлап йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмакны уң кулда аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, шакмакны уң кулдан сул кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмакны уң кулда аста тоту. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, шакмакны идәнгә кую. Тураю, кулларны ян-якка сузу, Алга иелү, шакмакны икенче кулга алу, тураю (4–5 тапкыр кабатлау).
3. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, шакмакны уң кулда тоту. Уңга (сулга) борылу, шакмакны аяк очына кую. Кире борылу, кулларны билгә кую. Уңга (сулга) борылу, шакмакны алу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны алга сузып утырган килеш, шакмакны аяк табаннары арасында кыстырып тору. Аякларны, шакмакны төшермичә, өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, шакмак идәндә аяклар янында тора. Уң (сул) аяк белән шакмак аша уңга-сулга сикерү (һәр якка 3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Урыннан озынлыкка сикерү;
2.2. Арка өстенә кечкенә капчык куеп, гимнастика эскәмиясе буенча, учларга һәм тезләргә таянып, шуышу;
2.3. 20 м га кызу йөгерү (2–3 тапкыр).
III. Йомгаклау өлеше.
«Куянкай» хәрәкәтле уены.
Залда зур түгәрәк сызыла. Уйнаучылардан берәү «куян» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Калган балалар түгәрәк тышында басып торалар. Алар кара-каршы бер-берләренә туп ыргытышалар (баланың исеме әйтелә), шул ук вакытта тупны куянга тидерергә тырышалар. Куян, тупны тидермәскә тырышып, туптан качып, түгәрәк эчендә йөгереп йөри. Тупны куянга тидерә алган бала куян була, һәм ул түгәрәк уртасына баса.
Куян, теләге булса, тупны тотып ала ала. Бу очракта тупны ыргыткан бала түгәрәк уртасына кереп баса һәм куян ролен башкара.