4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз көчләренә ышанучанлык тәрбияләү.
Белем бирү бурычлары: урыннан озынлыкка сикерүдә күнектерү; туп белән күнегүләрдә һәм эскәмиядә шуышуда җитезлекне үстерү; йөргәндә кул хәрәкәтләре өчен биремнәр үтәүне кабатлау.
Җиһазлау: һәр балага шакмак, туплар, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча кулларны әүвәл баш артына, аннары билгә кую, өскә күтәрү. Бер аякны икенчесе янына күчереп артка атлап йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмакны уң кулда аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, шакмакны уң кулдан сул кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмакны уң кулда аста тоту. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, шакмакны идәнгә кую. Тураю, кулларны ян-якка сузу, Алга иелү, шакмакны икенче кулга алу, тураю (4–5 тапкыр кабатлау).
3. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, шакмакны уң кулда тоту. Уңга (сулга) борылу, шакмакны аяк очына кую. Кире борылу, кулларны билгә кую. Уңга (сулга) борылу, шакмакны алу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны алга сузып утырган килеш, шакмакны аяк табаннары арасында кыстырып тору. Аякларны, шакмакны төшермичә, өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төз басып тору, шакмак идәндә аяклар янында тора. Уң (сул) аяк белән шакмак аша уңга-сулга сикерү (һәр якка 3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Урыннан озынлыкка сикерү;
2.2. «Тупны тот». Өчәрләп басу. Ике бала бер-берсенә тупны өстән ике кул белән ыргытканда, уртадагы балага тупны тотарга яки аңа кагылырга тиеш;
2.3. 20 м га кызу йөгерү (2–3 тапкыр).
III. Йомгаклау өлеше.
«Чикерткәләр» хәрәкәтле уены.
Балалар санамыш ярдәмендә «чикерткә тотучы» сайлап куялар. Калган балалар «чикерткәләр» була. Чикерткә тотучы сыңар аягында уртада басып тора. Калганнары да сынар аякта аның тирәсенә тезеләләр. Чикерткә тотучы ничек тә булса, тыраклап килеп, аларның аягына басарга тырыша. Ә чикерткәләр бастырмаска тырышып читкә тайпылалар. Әгәр тотучы берәрсенең аягына баса алса, чикерткә тотылган санала. Ул уеннан чыга. Уен ахырына кадәр аягына бастырмаган чикерткә җиңүче була.