I. Кереш өлеш.

«Чаналар арасында» уен күнегүе. Түгәрәк буенча куелган чаналар арасыннан йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балаларга кышкы спорт төрләре (чана спорты, биатлон) турында мәгълүмат бирә.

1. Уен күнегүләре:

1. «Кем тизрәк?». Уйнаучылар түгәрәк ясап баса. Түгәрәкнең уртасында – Кар бабай. Һәр баланың кулында – кар йомарламы. Тәрбияченең сигналы буенча балалар куян кебек сикереп, Кар бабай янына бара һәм аннан 1 м чамасы ераклыкта кар йомарламнарын җиргә куялар. Кире борылалар һәм, сикерә-сикерә, үз урыннарына кайталар. Сигнал буенча балалар яңадан Кар бабай янына киләләр, кар йомарламнарын алып, үз урыннарына кайталар. Тәрбияче беренче өч җитез уенчыны билгеләп үтә.

2. «Бозлы сукмакта егылма». Балалар 2,5–3 м озынлыктагы бозлы юлда шуалар. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри.

2. «Поезд» хәрәкәтле уены.

Балалар командага бүленәләр һәм старт сызыгы артына бер-бер артлы тезелеп басалар. Алар – «вагоннар». Алда команда капитаннары – «локомотивлар». Тәрбияче сигнал биргәч, капитаннар алдан билгеләнгән урынга (флагка) таба йөгерәләр һәм, аны әйләнеп узып, кире командаларына киләләр. Капитаннарга икенче булып басып торган балалар – вагоннар ябышалар (нык итеп капитаннарның биленнән тоталар) һәм икәүләшеп йөгерәләр. Уен барлык вагоннар да беркетелеп беткәнче дәвам итә. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.