I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Түгәрәк буенча йөрүгә күчү. Тәрбияче сигналы буенча икенче якка борылу, таралышып йөгерү. Бер колоннага үз урыныңны табып тезелү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм дүрт колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гимнастика таягы белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төз басып тору, куллар җилкә киңлегендә, таякны аста ике кулда тоту. Таякны өскә күтәрү, аска төшерү. Ярым чүгәләп, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төз басып тору, таякны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк янында тоту. Таякны өскә күтәрү, чүгәләү, таякны алга сузу. Торып басу, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, таякны җилкәләрдә баш артында тоту. Гәүдә белән уңга (сулга) борылу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – төз басып тору, таяк тоткан кулларны өскә сузу. Уңга (сулга) иелеп, уң (сул) аякны янга сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – төз басып тору, таякны ике кулда аста тоту. Аякларны бер аерып, бер берләштереп сикерү. Башлангыч торышка кайту.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика эскәмиясе буйлап һәр адымда гәүдә алдында һәм артында кул чабып йөрү. Йөрүдә ритмны саклау;

2.2. Шахмат тәртибендә куелган кыршаудан кыршауга куш аяклап сикерү;

2.3. Эче тутырылган тупларны бер-береңә таба тәгәрәтү.

3. «Әтәчләр» хәрәкәтле уены.

Балалар парлашып, бер-берләреннән 3–5 адым ара калдырып басалар. Алар – «әтәчләр», бер аякта сикереп, җилкәләре белән бер-берсен төрткәлиләр. (Куллар белән төрткәләргә ярамый.) Уен бер аякта гына сикереп уйнала. Тигезлекне югалтып, ялгыш ике аягына баскан бала уеннан чыгарыла.

Уен башланганчы балалар кулларын ничек куярга тиешлеге турында үзара килешәләр (билдә, артта, күкрәк алдында чалыштырып яисә тездән бөгелгән аякны тотарга да мөмкин һ.б.).

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.