I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Түгәрәк буенча йөрүгә күчү. Тәрбияче сигналы буенча юнәлешне үзгәртү, таралышып йөгерү. Бер колоннага үз урыныңны табып тезелү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм дүрт колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гимнастика таягы белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төз басып тору, куллар җилкә киңлегендә, таякны аста ике кулда тоту. Таякны өскә күтәрү, аска төшерү. Ярым чүгәләп, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төз басып тору, таякны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк янында тоту. Таякны өскә күтәрү, чүгәләү, таякны алга сузу. Торып басу, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, таякны җилкәләрдә баш артында тоту. Гәүдә белән уңга (сулга) борылу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – төз басып тору, таяк тоткан кулларны өскә сузу. Уңга (сулга) иелеп, уң (сул) аякны янга сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – төз басып тору, таякны ике кулда аста тоту. Аякларны бер аерып, бер берләштереп сикерү. Башлангыч торышка кайту.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Куллар белән селтәнеп, зур булмаган каршылыклар (4–5 эче тутырылган туп яки борыс) аша куш аяклап сикерү;

2.2. Залның бер ягыннан икенче ягына таба, билгеләнгән сызыкка кадәр, тупны бер кул белән идәнгә бәреп бару;

2.3. Аяк очларында басып тору.

3. «Бакалар» хәрәкәтле уены.

Мәйданчыкның (бүлмәнең) ике башында «сазлык» урыннары билгеләнә (зур түгәрәкләр сызыла яисә бау салына һ.б.). Уйнаучылар бер түгәрәкнең эченә урнашалар. Алар – сазлыктагы «бакалар», куллары белән җиргә (идәнгә) таянып, чүгәлиләр. Араларыннан берәү «өлкән бака» итеп билгеләнә. Ул калган бакаларны каршы яктагы сазлыкка алып бара (чөнки ансында черкиләр, вак чебеннәр күбрәк). Өлкән бака алдан сикереп бара, калганнары аның артыннан иярәләр. Уен барышында өлкән бака кулларның торышын үзгәртә – куллар тезләрдә, билдә, вак-вак атлап яисә зур адымнар белән сикерә; каршылыклар (мәсәлән, идәнгә салынган таяклар) аша сикереп үтә; идәндә торган кубларга, такталарга сикереп менә; әйберләр арасыннан үтеп йөри һ.б. Барлык бакалар да әлеге хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Икенче сазлыкка килеп җиткәч, бакалар: «Ква-ква», – дип кычкыралар.

III. Йомгаклау өлеше.

Музыка яңгыраганда, колоннада берәрләп польканың бию адымы белән йөрү.