I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп, кардан ясалган корылмалар арасында тәрбияче артыннан уртача тизлектә йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балаларга кышкы спорт төрләре (хоккей, фигуралы шуу) турында мәгълүмат бирә.

Уен күнегүләре:

1. «Төгәл ыргыт!». Уенчылар парлашып басалар. Һәр парга ике кәшәкә һәм бер алка бирелә. Балалар бер-берсеннән 2–2,5 м ераклыкта баса. Алканы салмак хәрәкәт белән иптәшеңнең кәшәкәсенә төгәл итеп этеп җибәрергә кирәк.

2. «Кем ераккарак ата?». Балалар кар йомарламнары ясыйлар һәм, бер сафка басып, аларны мөмкин кадәр еракка аталар. Балалардан 10–12 м ераклыкта берничә төсле предмет (кегли, шакмак) куела.

III. Йомгаклау өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп, кардан ясалган корылмалар арасында тәрбияче артыннан уртача тизлектә йөрү.