11 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: физик активлык, зирәклек, өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү. Русс халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: йөрүне һәм түгәрәк буйлап хәрәкәтне үзгәртеп йөгерүне; гимнастик эскәмия буйлап «аюларча» шуышуны кабатлау, сикерү, тигезлек саклау күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: гимнастик стенка, һәр балага кыска сикергеч, 5 — 6 туп, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, тигезлекне тикшерү. Колоннага берәрләп тезелү. Түгәрәк буенча йөрү, йөгерү. Тәрбияченең: «Борылабыз!» дигән сигналына каршы якка борылу һәм йөрүне дәвам итү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төз басып тору. Уңга (сулга) бер адым ясау, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Алга иелү, уң (сул) кулны баш артына кую. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төз басып тору, куллар билдә. Кулларны ян-якка сузу, чүгәләү, кулларны баш артына кую. Тураеп басу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – куллар белән артка таянып, аякларны аерып утыру. Уң (сул) аякны өскә кутәрү, аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – идәнгә ятып, кулларны гәүдә турысында иркен кую. Аякларны өскә күтәрү, ян-якка аеру, чалыштыру, ян-якка аеру. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төз басып тору, куллар билдә. Аякларны чиратлаштырып алга-артка куеп, урында сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика стенкасы буенча бер аралыктан икенчесенә күчеп үрмәләү. Аска төшкәндә һәр басмага басып төшү;
2.2. Тезләрне югары күтәреп, кулларны баш артына куеп, эче тутырылган туплар аша йөрү (2–3 тапкыр);
2.3. Кыска сикергеч аша куш аяклап аяк белән алга таба 10 м сикереп бару.
3. «Поезд» хәрәкәтле уены.
Балалар командага бүленәләр һәм старт сызыгы артына бер-бер артлы тезелеп басалар. Алар – «вагоннар». Алда команда капитаннары – «локомотивлар». Тәрбияче сигнал биргәч, капитаннар алдан билгеләнгән урынга (флагка) таба йөгерәләр һәм, аны әйләнеп узып, кире командаларына киләләр. Капитаннарга икенче булып басып торган балалар – вагоннар ябышалар (нык итеп капитаннарның биленнән тоталар) һәм икәүләшеп йөгерәләр. Уен барлык вагоннар да беркетелеп беткәнче дәвам итә. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Балык тоту» рус халык уены.
Уйнаучылар түгәрәкләнеп басалар. Уртада уенны алып баручы – «балык тотучы». Аның кулында бау (сикергеч тә ярый). Алып баручы, иелеп, җирдән якын гына арада бауны үз тирәли әйләндерә башлый. Башка балаларның («балыклар»ның) максаты – бауга тими генә, аның аша сикереп чыгу. Әгәр дә ул аягы белән бауга тия яки баса икән, тотылган булып исәпләнә. Уенны ике вариантта дәвам итәргә мөмкин.
1 нче вариант. Балык тотучы алышынмый. Кармакка эләккән балыклар уеннан чыга. Уен түгәрәктә иң җитез 2–3 уенчы калганчы дәвам итә.
2 нче вариант. Балык тотучы алмашына. Кармакка эләккән балык әйләнә уртасына керә һәм ул «балык тотучы» була. Ә элеккеге балык тотучы балык була.
Баштарак балык тотучы ролен тәрбияче дә башкарырга мөмкин.