10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: физик активлык, зирәклек, өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү. Башкорт халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: йөрүне һәм түгәрәк буйлап хәрәкәтне үзгәртеп йөгерүне; гимнастик эскәмия буйлап «аюларча» шуышуны кабатлау, сикерү, тигезлек саклау күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: гимнастика эскәмия, һәр балага колы капчыклар, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, тигезлекне тикшерү. Колоннага берәрләп тезелү. Түгәрәк буенча йөрү, йөгерү. Тәрбияченең «Борылабыз!» дигән сигналына каршы якка борылу һәм хәрәкәтне дәвам итү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төз басып тору. Уңга (сулга) бер адым ясау, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Алга иелү, уң (сул) кулны баш артына кую. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төз басып тору, куллар билдә. Кулларны ян-якка сузу, чүгәләү, кулларны баш артына кую. Тураеп басу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – куллар белән артка таянып, аякларны аерып утыру. Уң (сул) аякны өскә кутәрү, аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – идәнгә ятып, кулларны гәүдә турысында иркен кую. Аякларны өскә күтәрү, ян-якка аеру, чалыштыру, ян-якка аеру. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төз басып тору, куллар билдә. Аякларны чиратлаштырып алга-артка куеп, урында сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясеннән учларга һәм табаннарга таянып, «аюча» йөрү (2–3 тапкыр);
2.2. Баш өстенә кечкенә капчык куйган килеш, кулларны билгә тотып, гимнастика эскәмиясе буенча ян белән йөрү;
2.3. Аякларны уңга, сулга, алга, артка күчереп, куллар белән төрле хәрәкәтләр ясап, куш аяклап сикерү.
3. «Кыргаяклар ярышы» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар 2–3 командага бүленәләр (һәр командада 8–10 бала). Һәр командага озын бау бирелә. Балалар бауның ике ягына басалар, куллары белән (уң һәм сул) бауга тотыналар. Сигнал булгач, бауга тотынган килеш, билгеләнгән урынга (ара 30–40 м) таба йөгерәләр. Йөгергән вакытта кулларны баудан ычкындырырга ярамый. Кулларны ычкындырмыйча, финишка беренче булып килеп җиткән команда җиңүче була..
III. Йомгаклау өлеше.
«Курай» аз хәрәкәтле башкорт халык уены.
Балалар, кулларын кулга тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер бала «курайчы» итеп сайлана. Ул түгәрәк уртасына баса. Уйнаучылар салмак көй астында (башкорт халык көе) түгәрәктә йөриләр. Курайчы, кураенда «уйный-уйный», аларга каршы якка бара. Көй тәмамлануга, балалар туктап калалар һәм йөзләре белән курайчыга таба борылалар. Түбәндәге шигырь юлларын әйтәләр:
Курай моңын ишеттек,
Түгәрәккә җыелдык.
Һей, һей, һей!
Курай көен тыңлый-тыңлый
Төрле якка сибелдек.
Балалар мәйданчык буйлап таралалар һәм, туктап, башкорт халык бию көенә төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Көй туктый. Балалар: «Әй, курайчы, күңеллерәк син уйна. Иң яхшы биючене сайла!» –диләр. Курайчы биючеләр арасыннан бер баланы сайлый. Сайланган уенчы курайчы була. Уен шулай дәвам итә.
* Шигырь тәмамланмыйча таралып китәргә ярамый.