9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: физик активлык, зирәклек, өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: колоннада берәрләп, хәрәкәт тизлеген үзгәртеп йөрү күнекмәләрен үстерү, туп белән биремнәрне, сикерү һәм тигезлек саклау күнегүләрен кабатлау.
Җиһазлау: туп, 5 — 6 данә кегльләр, уен өчен күнегүләр.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча туктап, нинди дә булса хәрәкәт (торна, күбәләк һ.б. га охшаган хәрәкәт) ясау. Таралышып йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп, тизлекне үзгәртеп йөрү.
II. Төп өлеш
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Кышкы тауда» дигән темага әңгәмә уздыра. Тау шуганда кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында мәгълүмат бирә.
1. Уен күнегүләре:
1. «Тупны ыргыт». Уйнаучылар парлашып, бер сызык янына баса. Һәр пардагы бер бала туп тота. Уйнаучылар, бер-берсенә тупны ыргытып бирә-бирә, залның бер ягыннан икенче ягына таба бара. Тәрбияче тупны төшермичә финишка тиз килүче парларны билгели.
2. «Кем тизрәк». Уйнаучылар ике колоннага тезелеп баса. Тәрбияче сигнал биргәч, 6–8 м ераклыкта торган предметка (шакмакка, кеглигә) кадәр куш аяклап сикереп баралар, аны әйләнеп узалар һәм кире үз колонналарына кайталар. Җиңүче команда билгеләнә.
3. «Алга таба». Балалар ике колоннага баса. Билгеләнгән урынга кадәр, аркага яткан килеш, куллар һәм аяклар белән этелеп, гимнастика эскәмиясеннән шуышып баралар.
2. «Туплы эстафета» хәрәкәтле уены.
Ике командага бүленгәч, балалар, аякларын җилкә киңлегендә куеп, бер-бер артлы тезелеп басалар. Колоннада беренче булып басып торучыларга (капитан) туплар (диаметры 15–20 мм) бирелә. Тәрбияченең «Күтәрдек!» дигән сигналы буенча, балалар кулларын өскә күтәрәләр. Туплы бала үзенең артында басып торучы балага баш аркылы тупны бирә, ә тегесе – үзенең артындагыга. Уен шулай дәвам итә. Соңгы басып торучы балага туп килеп җиткәч, ул йөгереп килеп, капитанның алдына баса һәм туп бирү дәвам итә.
Ярышның икенче варианты. Балалар тупны бер-берләренә аяклар арасыннан бирәләр..
III. Йомгаклау өлеше. Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.