8 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: физик активлык, зирәклек, өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү. Татар халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: хәрәкәт тизлеген арттырып, киметеп йөрү күнекмәләрен кабатлау; тигезлек саклап корсакта шуышу, бер куллап кечкенә туп атуда күнектерү.
Җиһазлау: гимнастика эскәмия, һәр балага кечкенә туплар, зур диаметрлы туплар, кыршау, мата, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп, тизлекне арттырып яки киметеп, тәрбияче сигналы буенча эре һәм вак адымнар белән йөрү. Күзләрне йомып йөрү. Таралышып йөгерү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.
II. Төп өлеш
1. Кечкенә туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң (сул) кулда тоту. Кулларны ян-якка сузу, өскә күтәрү, тупны сул (уң) кулга кучерү, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны уң кулда тоту. Алга иелү, тупны бер аяктан икенче аякка тәгәрәтү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны тездән бөгеп утыру, тупны уң кулда тоту. Тупны тез астыннан тәгәрәтү hәм сул кул белән тоту. Тупны тез астыннан тәгәрәтү hәм уң кул белән тоту (8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда тоту. Тупны уң һәм сул кул белән чиратлаштырып өскә ыргыту, ике кул белән тоту (10 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда тоту. Үз тирәли уң hәм сул аякта уң (сул) якка сикерү (һәр якка 3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Бер-берең арасында 1,5 м калдырып, парлашып зал буенча таралышып басу. Тупны бер-береңә ыргыту;
2.2. Аркага яткан хәлдә, куллар һәм аяклар белән этелеп, гимнастика эскәмиясе буенча шуышу.
3. «Матур шарлар» хәрәкәтле уены.
Балалар, парлашып, кара-каршы ике төркемгә бүленеп басалар. Аларга төсле һава шарлары таратыла. Тәрбияче сигнал бирү белән, уенчылар, шарны кул белән тотмыйча гына (шар ике бала арасында кыстырылган), билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр. Уен шулай дәвам итә. Кайсы төркем беренче булып биремне башкарып чыга, шул җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Почмак алыш» аз хәрәкәтле татар халык уены.
Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар – «әбиләр». Бер бала, әбиләр янына килеп, мунча сорап йөри:
– Әби, мунча бир әле?
– Мунчам буш түгел әле.
– Әби, мунча бир әле?
– Ташы төшкән.
– Әби, мунча бир әле?
– Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)
Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» – дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алмаштыралар. Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.