I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп, тизлекне арттырып яки киметеп, тәрбияче сигналы буенча эре һәм вак адымнар белән йөрү. Күзләрне йомып йөрү. Таралышып йөгерү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш

1. Кечкенә туп белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң (сул) кулда тоту. Кулларны ян-якка сузу, өскә күтәрү, тупны сул (уң) кулга кучерү, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны уң кулда тоту. Алга иелү, тупны бер аяктан икенче аякка тәгәрәтү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны тездән бөгеп утыру, тупны уң кулда тоту. Тупны тез астыннан тәгәрәтү hәм сул кул белән тоту. Тупны тез астыннан тәгәрәтү hәм уң кул белән тоту (8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда тоту. Тупны уң һәм сул кул белән чиратлаштырып өскә ыргыту, ике кул белән тоту (10 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда тоту. Үз тирәли уң hәм сул аякта уң (сул) якка сикерү (һәр якка 3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Тупны уң һәм сул кул белән өскә ыргыту һәм ике кул белән тотып алу;

2.2. Гимнастика эскәмиясе буенча корсакка ятып, куллар белән тартыла-тартыла, шуышу (2–3 тапкыр);

2.3. Гимнастика эскәмиясенең тар рейкасы буенча, кулларны баш артына яки билгә куеп, ян белән йөрү (2–3 тапкыр).

3. «Әтәчләр сугышы» хәрәкәтле мари халык уены

Уйнаучылар ике командага бүленәләр һәм, берникадәр ара калдырып, кара-каршы ике рәткә тезеләләр. Алар – «әтәчләр». Һәр уенчы, бер аягын тездән бөгеп, арттан ике кулы белән тота. Уенны алып баручының сигналы булуга әтәчләр, сикерә-сикерә, бер-берләренә якын киләләр, җилкәләре белән бер-берсен төрткәлиләр. Әгәр кайсы да булса уенчы көндәшенең тигезлеген югалттыра алса (ике аягына бастыра алса), аңа очко бирелә. Ул уеннан чыгарыла. Иң күп очко җыйган команда җиңүче була.

1. Уйнаучыларның саны тигез булырга тиеш.

2. Аякны ике кул белән генә тотарга ярый.

3. Куллар белән төрткәләргә ярамый.

III. Йомгаклау өлеше.

«Исемен әйт» аз хәрәкәтле башкорт халык уены.

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртадагы бер баланың күзләрен яулык (тасма) белән бәйлиләр. Аның каршысына икенче бер баланы бастыралар, ә калган балалар болай диләр:

Бик яхшылап уйла әле,

Кем ул каршыңда тора?

Белә алсаң, исемен әйт,

Киемен тотып кара.

Күзләре бәйләнгән уенчы, кулы белән әлеге баланың киемнәрен, гәүдәсен капшап караганнан соң, аның исемен атарга тиеш. Әгәр дә ул аның исемен әйтә алса, исеме дөрес аталган шул баланың күзләрен бәйлиләр. Әгәр исем дөрес аталмаса, күзе бәйләнгән бала каршына икенче бер баланы китереп бастыралар. Уен берәр баланың исеме дөрес аталганчы дәвам итә. Уенны кабатлап уйнаганда, күз бәйләр өчен, икенче бала сайлана.