6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: төп хәрәкәтләр вакытында төгәллек, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү. Татар халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: колоннада берәрләп йөргәндә тәрбияче сигналы буенча хәрәкәтләрне үзгәртеп йөрү кунекмәләрен үстерүне дәвам итү; тигезлек саклау, сикерүгә уен -күнегүләрне кабатлау.
Җиһазлау: туп, капчык, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү. Тәрбияченең: «Торна!» дигән сигналына туктау һәм бер аякны тездән бөгеп күтәрү, кулларны баш артына кую, тигезлекне саклау. Гадәти йөрүгә күчү. «Күбәләкләр!» дигән сигналга канатларны җилпегән кебек кулларны селкетеп, таралышып йөгерү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.
II. Төп өлеш
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Кар ашама, боз сөңгеләре суырма!» дигән темага әңгәмә уздыра. Кар, боз ашау сәламәтлеккә нинди зыян китерүе турында мәгълүмат бирә.
1. Уен күнегүләре:
1. «Уз, ләкин төшереп җибәрмә». Аралары 1 метр ераклык белән куелган предметлар (6–8 шакмак яки эче тутырылган туп) арасыннан, баш өстенә кечкенә капчык куеп, кулларны ирекле тотып, «елан рәвешендә» («змейкой») йөрү.
2. «Түгәрәктән түгәрәккә». Бер-берсенә терәп, 5–6 кыршау куела. Балалар ике колоннага басалар. Тәрбияче сигналы буенча балалар куллары белән этелеп, ике аякта бер кыршаудан икенче кыршауга сикереп баралар (2–3 тапкыр).
3. «Тукта!». Балалар бер шеренгага тезеләләр. Залның каршы ягында, уенчыларга арты белән борылып, алып баручы баса. Алып баручы: «Йоклап калма, тиз-тиз атла. Тукта!» дигәндә уенчылар тиз атлап бара. Алып баручы сүзләрен әйтеп бетерүгә уенчыларга борыла. Шул вакытта уенчылар туктап калырга тиеш. Кем туктап өлгерми, шул бер адым артка чигенә. Уен дәвам итә. Кем беренче булып билгеләнгән сызыкка кадәр барып җитә, шул яңа алып баручы булып билгеләнә. Уен кабатлана.
2. «Көнгерә» хәрәкәтле уены.
Балалар, ике командага бүленеп, бер-бер артлы тезелеп басалар. Командаларда беренче булып басып торган балалар, зур тупны ике тез арасына кыстырып, төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп баралар. Кире килгәндә тупны кулга тотып йөгерәләр. Башка балалар да шуны кабатлыйлар. Биремне үтәп, иң беренче булып тезелгән команда җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Төенчек» аз хәрәкәтле татар халык уены.
Уен ачык һавада уйнала. Балалар бер-берләреннән ике адым чамасы ара калдырып, түгәрәк ясап тезләнеп утыралар. Бер бала көтүче итеп билгеләнә. Ул кулындагы төенчеген (туп булырга да мөмкин) түгәрәктәге бер иптәшенә бирә дә 2–3 адым артка китә. Шулвакыт түгәрәктәгеләр төенчекне кулдан-кулга җибәрәләр. Ә көтүче, түгәрәк буенча йөгереп, төенчекне кулга төшерергә тырыша. Ул төенчекне кем кулыннан тартып алса, шул кеше көтүче булып, уен яңадан башлана.
* Төенчекне бары тик уңда я сулда утыручыга гына бирергә ярый, кеше аша ыргыту тыела.
* Төенчекне йөртү юнәлеше үзгәреп торырга мөмкин.