5 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: төп хәрәкәтләр вакытында әхлакый ихтыярлы шәхес тәрбияләү. Татар халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: хәрәкәт тизлеген үзгәртеп (акрынрак, кызуланып) йөрү, уң һәм сул аякларда чиратлашып сикерү күнекмәләрен ныгыту; үрмәләү, туплы эстафета күнекмәләрен кабатлау.
Җиһазлау: һәр балага гимнастик таяк, зур диаметрлы туп,, 5 — 6 шакмак яки тутырма туплар, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең сигналына эре адымнар белән йөрү. Гадәти йөрүгә күчү. Тәрбияченең сигналына кулларны билгә куеп, вак адымнар белән йөрү. Таралышып йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Өч колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика таягы белән белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, гимнастика таягын ике кулда аста тоту. Уң (сул) аякны артка җибәреп, аяк очына кую, таякны өскә күтәрү, гәүдә белән бөгелү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – төп торыш, гимнастика таягын ике кулда аста тоту. Уңга (сулга) иелү, уң (сул) аяк очын уң (сул) якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, гимнастика таягын ике кулда аста тоту. Чүгәләу, таякны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, гимнастика таягын ике кулда аста тоту. Таякны өскә күтәрү, алга иелү, таяк белән идәнгә кагылу. Тураю, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, таяк идәндә. Таяк тирәли сикерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Предметлар арасыннан ике аяк белән, уң һәм сул аякны чиратлаштырып сикерү;
2.2. Аралары 1 м ераклык белән куелган 5–6 шакмак арасыннан тупны ике кул белән тәгәрәтеп бару. Тупны кулга алып тураю, аяк очларына басу, кулларны өскә кутәрү;
2.3. Шнур буенча, табаннарга һәм учларга таянып, йөрү.
3. «Йортсыз куян» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар арасыннан «аучы» һәм «йортсыз куян» билгеләнә. Калган балалар – «куяннар» – һәрберсе җиргә түгәрәк сызып, шул түгәрәк эченә кереп басалар. Тәрбияченең сигналы буенча аучы йортсыз куянны куа башлый. Куян, теләсә кайсы түгәрәк эченә кереп, аучыдан кача ала. Бу вакытта түгәрәк эчендә басып торучы куян тиз генә йөгереп китәргә тиеш, чөнки хәзер инде ул йортсыз куян була, һәм аучы аны куа. Аучы куянны тота алса (кулы белән кагылса), алар рольләрен алмашалар, һәм уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Бүкән» аз хәрәкәтле татар халык уены.
Балалар, бер-берләре белән парлашып, түгәрәк ясыйлар. Берәүләре алга, икенчеләре алар артына баса. Алдагы балалар чүгәлиләр, алар «бүкән» булалар, ә артта басып торучылар – «бүкәнне саклаучылар». Бер бала так кала. Ул, «сакчыларның» берсе янына килеп, сүз башлый: «Җиз бүкән сатлык микән? Сатып бирмәссез микән?» Тегесе: «Җиз бүкәнемне сатам. Узышып карыйк алдан» – ди. Алар түгәрәк буйлап икесе ике якка йөгереп китәләр. Кем беренче булып килеп җитә, бүкән аныкы була. Так калган бала икенче сакчы янына барып сөйләшә башлый. Уен шулай дәвам итә.