I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең сигналына эре адымнар белән йөрү. Гадәти йөрүгә күчү. Тәрбияченең сигналына кулларны билгә куеп, вак адымнар белән йөрү. Таралышып йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Өч колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гимнастика таягы белән белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, гимнастика таягын ике кулда аста тоту. Уң (сул) аякны артка җибәреп, аяк очына кую, таякны өскә күтәрү, гәүдә белән бөгелү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төп торыш, гимнастика таягын ике кулда аста тоту. Уңга (сулга) иелү, уң (сул) аяк очын уң (сул) якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, гимнастика таягын ике кулда аста тоту. Чүгәләу, таякны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, гимнастика таягын ике кулда аста тоту. Таякны өскә күтәрү, алга иелү, таяк белән идәнгә кагылу. Тураю, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – төп торыш, таяк идәндә. Таяк тирәли сикерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Уң hәм сул аякны чиратлаштырып, 6 м ераклыкка алга сикереп бару;

2.2. Туп белән эстафета.Уйнаучылар 3–4 колоннага тезеләләр. Һәр колонна каршына алып баручы баса. Ул чират буенча уенчыларга туп ыргыта. Уенчылар тупны алып баручыга кире ыргыталар һәм колонна ахырына килеп басалар. Биремне беренче булып үтәп бетергән команда җиңүче була;

2.3. Шнур буенча, табаннарга һәм учларга таянып, йөрү (2–3 тапкыр).

3. «Күчмә кошлар» хәрәкәтле уены.

Балалар мәйданчыкның (бүлмәнең) бер башында таралашып басып торалар. Алар – «кошлар». Мәйданчыкның икенче башында – гимнастика баскычы. Тәрбияченең «Кошлар оча!» дигән сигналы буенча кошлар канатларын җилпеп очып китәләр (балалар, кулларын як-якка җәеп, мәйданчыкта йөгереп йөриләр). «Давыл!» дигән сигнал булуга кошлар гимнастика баскычына куналар, агачлар арасына качалар. Тәрбияче: «Давыл тынды», – ди, һәм кошлар әкрен генә агачлардан, гимнастика баскычыннан төшәләр һәм тагын оча башлыйлар.

1. Гимнастика баскычыннан төшкәндә, һәр аратага да басып төшәргә кирәк. Сикереп төшү рөхсәт ителми.

2. Тәрбияче гимнастика баскычы янында басып торырга һәм кирәк чагында балаларга ярдәм итәргә тиеш.

3. Уенны оештыру өчен гимнастика баскычы булмаса, балалар эскәмияләрдән яки бүтән биекләрдән файдалана алалар.

III. Йомгаклау өлеше.

«Кем тизрәк?» аз хәрәкәтле мари халык уены.

Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә. Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Уенны алып баручы түгәрәк тышында кала. Сигнал булуга, алып баручы: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун!» – дип, саный-саный, һәр баланың җилкәсенә кагылып бара. «Ун!» дигәндә кемгә кагыла, шул уенчы белән алар икесе ике якка йөгереп китәләр. Буш урынга кем беренче булып йөгереп килеп җитә, ул шул урынга баса. Урынсыз калган бала уенны алып баручы була.

* «Ун!» дигәннән соң гына йөгерә башларга кирәк.