I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең: «Ләкләк!» дигән сигналына бер аякка басу, икенче аякны тездән бөгеп күтәрү, кулларны ян-якка сузу, йөрүне дәвам итү. «Бакалар!» дигәч, кулларны тезләргә куеп, чүгәләү. «Куяннар!» дигәч, урында куш аяклап сикерү. Уртача тизлеккә йөгерү. Гадәти йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Салкын тидерү һәм аны булдырмау» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Тимичә узып кит». Балалар зал буенча аралары 40 см ераклык белән тезелгән кеглиләр арасыннан кулларын билгә куеп, йөриләр.

2. «Барган килеш тупны бир». Уйнаучылар парлашып, билгеләнгән сызык янына басалар. Һәр пардагы бер бала туп тота. Тәрбияче сигналы буенча уйнаучылар залның бер ягыннан икенче ягына бер-берсенә тупны ыргытып, алга таба хәрәкәт итә. Иң мөһиме – тупны идәнгә төшермәү.

3. Кыска сикергеч аша куш аяклап сикерү.

2. «Штандер» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар, бер-берсеннән бер адым ара калдырып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына. туп тотып, уенны алып баручы баса. Ул, тупны биеккә-югарыга ыргытып, бер уенчының исемен әйтә. Исеме әйтелгән бала, тиз генә уртага кереп, тупны тотып алып өлгерергә тырыша. Алып баручы аның урынына йөгерә. Тупны туры итеп, югарырак ыргытырга тырышырга кирәк. Әгәр дә исеме әйтелгән бала тупны тотып ала алса, ул уртага баса һәм бер уйнаучының исемен әйтеп яңадан тупны биеккә чөя. Тупны тота алмаган очракта, барлык уйнаучылар төрле якка йөгереп китәләр, ә тупны тотучы, аны җирдән тиз генә күтәреп алып, түгәрәкнең уртасына йөгереп килә һәм: «Штандер!» – дип кычкыра. Бу сүзне ишетүгә, барлык уйнаучылар туктарга һәм урыннарында басып калырга тиешләр. Алып баручы тупны берәр уйнаучыга тидерергә тырыша. Тидерә алган очракта, уйнаучылар туп тигән баладан ераккарак йөгереп китәргә тырышалар, ә тегесе, үз чиратында, тупны җирдән күтәреп: «Штандер!»- дип кычкыра һәм тупны кайсы да булса балага ыргыта. Уен шулай дәвам итә. Тупны тидерә алмаган очракта, бала вакытлыча уеннан чыгып тора.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.