2 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: хәрәкәтле уеннар вакытында артистлык сәләтләре тәрбияләү.Татар халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: кулларны төрле торышка куеп йөрү, таралып йөгерү күнекмәләрен кабатлау; ян белән, предметлар аша атлап йөргәндә тигезлек саклау күнекмәләрен кабатлау; туп белән күнегүләр эшләү аша җитезлекләрен үстерү.
Җиһазлау: 3 — 4 данә зур диаметрлы туп, 2 аркан, 6 — 8 данә шнур, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Төрле кул хәрәкәтләре ясап Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, сигнал буенча таралышып йөгерүгә күчү. Бер колоннага үз урыныңны табып тезелү, ике колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, бер-береңә йөз белән парлашып басу, куллар «йозакка ябылган», аста. Кулларны әкрен генә өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар белән тотынышып, кара-каршы басу. Кулларны өскә күтәрү, уңга иелү, уң (сул) кулны аска, сул (уң) кулны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, бер-береңә йөз белән парлашып басу. Куллар белән тотынышып, чүгәләү, тезләрне ян-якка җәю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – төп торыш, куллар белән тотынышып, бер-береңә йөз белән басу. Уң (сул) аякны артка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны билгә кую. Аякларны чиратлаштырып алга-артка җибәреп, сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясе буенча, кулларны билгә куеп, йөрү. Уртада чүгәләп, кулларны алга сузу. Торып басу, йөрүне дәвам итү. Эскәмиянең чигенә барып җиткәч, сикерми төшү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри;
2.2. Тупны өскә ыргыту hәм аны ике кул белән тотып алу (20 тапкыр);
2.3. Бер урында әйләнә-әйләнә, куш аяклап сикерү.
3. «Куянкай» хәрәкәтле уены.
Залда зур түгәрәк сызыла. Уйнаучылардан берәү «куян» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Калган балалар түгәрәк тышында басып торалар. Алар кара-каршы бер-берләренә туп ыргытышалар (баланың исеме әйтелә), шул ук вакытта тупны куянга тидерергә тырышалар. Куян, тупны тидермәскә тырышып, туптан качып, түгәрәк эчендә йөгереп йөри. Тупны куянга тидерә алган бала куян була, һәм ул түгәрәк уртасына баса.
Куян, теләге булса, тупны тотып ала ала. Бу очракта тупны ыргыткан бала түгәрәк уртасына кереп баса һәм куян ролен башкара.
III. Йомгаклау өлеше.
«Күз бәйләш» аз хәрәкәтле татар халык уены.
Балалар түгәрәктә утырып яки басып торалар. Түгәрәк уртасында ике уенны алып баручы басып тора. Аларның берсенең күзен бәйлиләр, икенчесенә кечкенә кыңгырау бирәләр. Кулына кыңгырау тоткан бала, «Йөгер!» дигән сигналны ишетүгә, түгәрәк буйлап йөгереп китә һәм кыңгырауны шалтырата башлый, ә күзе бәйләнгән бала аны тотарга тырыша. Ул кыңгырау тотып йөгерүчене тоткач, уен тәмамлана. Аннан соң балалар үз араларыннан уенны алып баручы итеп бүтән ике баланы сайлыйлар. Уен яңадан башлана.