1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: хәрәкәтле уеннар вакытында артистлык сәләтләре тәрбияләү. Чуаш халык уеннарына кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: Кулларның халәтен үзгәртеп йөрү, таралып йөгерү күнекмәләрен кабатлау; ян белән, предметлар аша атлап йөргәндә тигезлек саклау күнекмәләрен кабатлау; туп белән күнегүләр эшләү аша җитезлекләрен үстерү.
Җиһазлау: 3 — 4 данә зур диаметрлы туп, һәр балага комлы капчыкларлар, 6 — 8 шакмак, һәр балага кечкенә туплар, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Төрле кул хәрәкәтләре ясап Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, сигнал буенча таралышып йөгерүгә күчү. Бер колоннага үз урыныңны табып тезелү, ике колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, бер-береңә йөз белән парлашып басу, куллар «йозакка ябылган», аста. Кулларны әкрен генә өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар белән тотынышып, кара-каршы басу. Кулларны өскә күтәрү, уңга иелү, уң (сул) кулны аска, сул (уң) кулны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, бер-береңә йөз белән парлашып басу. Куллар белән тотынышып, чүгәләү, тезләрне ян-якка җәю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – төп торыш, куллар белән тотынышып, бер-береңә йөз белән басу. Уң (сул) аякны артка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны билгә кую. Аякларны чиратлаштырып алга-артка җибәреп, сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Баш өстенә кечкенә капчык куеп, эче тутырылган туплар арасыннан ян белән йөрү;
2.2. Бер урында әйләнә-әйләнә, куш аяклап сикерү;
2.3. Тупны күкрәк турысыннан ике кул белән бер-береңә ыргыту.
3. «Кем беренче?» хәрәкәтле уены.
Мәйдан уртасына, бер-берсеннән 1–2 адым ара калдырып, кыршаулар салына. Мәйданчыкның бер башында кыршаулар турысына урындыклар куела һәм аларның һәрберсенә берәр флагчык салына. Мәйданчыкның каршы ягында билгеләнгән сызык артына 4–5 колонна булып балалар баса (һәр төркем бер кыршау турысында басып тора).
Тәрбияченең «Башладык!» дигән сигналы буенча колоннада беренче булып басып торучы балалар кыршаулар янына йөгерәләр, чүгәләп, кыршауны вертикаль рәвештә бастырып тоталар (бер ягы җиргә куела). Шул арада колоннада икенче булып басып торган балалар үз кыршаулары янына йөгереп киләләр, кыршау аша мүкәләп чыгып, флагка таба йөгерәләр, флагларны баш өстенә күтәреп, кире үз урынына куялар. Аннары алар кыршауны тотып торучы балаларны алыштыралар, тегеләре исә үз колонналарының ахырына барып баса. Уенны колоннаның башында басып торучы дәвам итә. Кайсы команда беренче булып биремне үти, шул җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Ай һәм кояш» аз хәрәкәтле чуаш халык уены.
Ике бала уенны алып баручы итеп сайлана. Алар, бер читкә барып, калган уенчылар ишетмәслек итеп, берсе – «ай», икенчесе «кояш» итеп билгеләнәләр.
Уенда катнашучылар бер-бер артлы тезелеп басалар, куллары белән алда торучының биленә тотыналар (яисә җилкәсенә куялар). Кояш һәм ай алар янына киләләр. Куллары белән тотынышалар һәм, аларны өскә күтәреп, капка ясыйлар. Балалар, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, капка аша үтәләр:
Без барабыз-барабыз,
Без барабыз урманга,
Бер-бер артлы тезелеп,
Йөгереп-йөгереп уйнарга.
Ай белән Кояш соңгы булып килгән баланы туктатып, башкалар ишетмәслек итеп: «Син кайсы якка күчәсең: кояшкамы, айгамы?» – дип сорыйлар. Бала шыпырт кына кайсы якка күчәсен әйтә һәм үзе теләгән якка баса. Уен дәвам итә. Ахырдан кайсы якка күбрәк бала күчкәне билгеләнә.