12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: тапкырлык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп йөрү һәм йөгерүне ныгыту; борылып урында сикерүне күнектерү; предметларны уң һәм сул аякта әйләнеп сикерүне кабатлау; туп белән биремнәр башкаруда күнектерү.
Җиһазлау: туплар, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча уңга (сулга) борылып, сикереп бару. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Төркем бүлмәсендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага әңгәмә уздыра.
1. Уен күнегүләре.
1. «Тупны тапшыр». Уйнаучылар 3–4 колоннага тезелә. Колоннаның беренче уенчылары зур диаметрлы туплар ала. Тәрбияче сигналы буенча уенчылар чират буенча тупны ике кул белән астан ике аяк арасыннан артка таба җибәрәләр һәм колонна ахырына йөгерәләр. Барлык балалар да күнегүне эшләп бетергәч, алда торган уенчы тупны өскә күтәрә. Тәрбияче җиңүче команданы билгели.
2. «Кыршаудан кыршауга». Залның ике ягы буенча шахмат тәртибендә араларында 30–40 см калдырып кыршаулар урнаштырыла. Балалар, ике колоннага бүленеп, кыршаулар аша сикереп баралар.
2. «Төлке» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар бер-берсеннән бер адым ара калдырып түгәрәккә тезеләләр. Түгәрәктән читтә сызык белән «төлке өе» билгеләнә. Тәрбияче уйнаучыларга күзләрен йомарга куша. Балалар күзләрен йомалар, ә тәрбияче түгәрәкне әйләнеп чыга һәм балаларның берсенә кулы белән кагыла. Бу бала «хәйләкәр төлке» була. Аннан соң тәрбияче балаларга, күзләрен ачып, бер-берсенә игътибар белән карарга тәкъдим итә. Балалар үз араларында кем хәйләкәр төлке икәнлекне белергә тырышалар. Алар өч тапкыр, башта әкрен генә, ә аннан соң кычкырыбрак: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип сорыйлар һәм бер-берсенә карап торалар. Өченче тапкыр сораганнан соң, хәйләкәр төлке тиз генә түгәрәк уртасына чыгып баса да, кулларын югарыга күтәреп: «Мин монда!» – ди һәм балаларны куа башлый. Уен тәмамлангач, балаларны иң күп тоткан төлкене һәм үзләрен бер тапкыр да тоттырмаган уйнаучыларны билгеләп китәргә кирәк.
III. Йомгаклау өлеше.
Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.