I. Кереш өлеш.

Предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү. Аякны алга ташлап (выпадами) йөрү. 3 колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны җилкәгә кую. Куллар белән алга (артка) әйләнмәле хәрәкәтләр ясау (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны баш артына кую. Уңга (сулга) борылу, уң (сул) кулны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, бармаклар белән аяк очлары арасында идәнгә кагылу. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны билгә кую. Уң (сул) аякның очын уң (сул) якка, кулларны ян-якка сузу. Кулларны өскә күтәрү, баш өстендә кул чабу. Кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, аякларны туры итеп сузу, кулларны баш артына кую. Уң (сул) аякны алга, өскә күтәрү, тез астында кул чабу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны аста тоту. Үз алдында һәм артта кул чабып куш аяклап сикерү (3 тапкыр кабатлау).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Кул торышына аеруча игътибар биреп, гимнастика стенкасының бер баскычыннан икенчесенә күчү һәм аска төшү;

2.2. Кулларны баш артына яки билгә куеп, аяк очында йөрү;

2.3. Тупны күкрәк турысыннан ике кул белән бер-береңә ыргыту.

3. «Иң төз атучы» хәрәкәтле уены.

Командалар алдында старт сызыгы (ара – 1 м) билгеләнә. Старт сызыгыннан 3,5 метр ара калдырып, һәр команда каршысына идәнгә кыршау яткырып куела. Сигнал буенча командада беренче торучылар ком тутырылган кечкенә капчыларны (яки мамыктан эшләнгән «кар йомарламнарын») өчәр тапкыр ыргыталар да команданың артына барып басалар. Чираттагы уенчылар шуны кабатлыйлар. Кыршауга капчыкларны күбрәк төшерә алган команда җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше.

Музыка астында колоннада берәрләп бер аякны икенчесе янына күчереп, ян белән йөрү.