10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: физик активлык, зирәклек, өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: хәрәкәтләр координациясен һәм җитезлекне үстереп, предметлар арасында йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту; гимнастик стенкага үрмәләү, бер арадан икенчесенә күчү; сикерү һәм баланс күнегүләрен кабатлау.
Җиһазлау: 5 — 6 данә шакмак (туп), гимнастик стенка, 4 — 5 м ике шнур, кегльләр.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү. Аякны алга ташлап (выпадами) йөрү. 3 колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны җилкәгә кую. Куллар белән алга (артка) әйләнмәле хәрәкәтләр ясау (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны баш артына кую. Уңга (сулга) борылу, уң (сул) кулны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, бармаклар белән аяк очлары арасында идәнгә кагылу. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны билгә кую. Уң (сул) аякның очын уң (сул) якка, кулларны ян-якка сузу. Кулларны өскә күтәрү, баш өстендә кул чабу. Кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, аякларны туры итеп сузу, кулларны баш артына кую. Уң (сул) аякны алга, өскә күтәрү, тез астында кул чабу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны аста тоту. Үз алдында һәм артта кул чабып куш аяклап сикерү (3 тапкыр кабатлау).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Диагональ буенча гимнастика стенкасы буенча үрмәләү;
2.2. Ике аякта идәннән көчле итеп этелеп, шнур аша уң һәм сул якка сикерү;
2.3. Гимнастика эскәмиясендә ян белән йөрү, эскәмия уртасына җиткәч чүгәләү, кулларны алга сузу, тураю һәм йөрүне дәвам итү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри.
3. «Кем тизрәк?» хәрәкәтле уены.
Биш бала старт сызыгына баса. Алардан биш-алты метр читтә биш туп куела. (Башка төрле предметлар куярга да ярый.) Балалар, тәрбияче сигналы буенча, туплар янына йөгереп киләләр дә, тупны кулларына алып, югары күтәрәләр. Тупны беренче булып күтәреп алган бала җиңүче булып исәпләнә. Старт сызыгына икенче балалар чакырыла. Уен шулай дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.