I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча тезләрне югары күтәреп йөрү. Киң һәм вак адымнар белән чиратлаштырып йөрү. Аяк очларында йөрү. Таралышып йөгерү. Гадәти йөрүгә күчү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Җәрәхәт: аны ничек булдырмый калырга?» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. Балалар сызык янына 3–4 шеренгага тезелә. Һәр шеренга алдында 2–2,5 м ераклыкта алып баручы тора. Тәрбияче сигналы буенча алып баручы тупны шеренгадагы беренче уенчыга ыргыта, ә ул тупны кире ата һәм идәнгә аякларын чалыштырып утыра. Алып баручы тупны чират буенча бүтән уйнаучыларга да ыргыта. Һәм шулай дәвам итә. Ахырдан алып баручы тупны баш өстеннән күтәрә, һәм балалар торып басалар. Уен кабатлана.

2. «Урыннарга». Балалар түгәрәк ясап басалар. Һәр бала алдында бер предмет (шакмак, кечкенә капчык, кегли) урнаштырыла. Тәрбияче сигналы буенча балалар зал (мәйданчык) буенча төрле юнәлештә йөгерәләр, ә тәрбияче бер предметны алып куя. «Урыннарга!» дигән сигналдан соң, балалар тиз генә түгәрәккә басып, кайсы да булса предмет янында урын алырга тиешләр. Урынсыз калган бала оттыручы була. Уен берничә тапкыр кабатлана.

2. «Төлке» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар бер-берсеннән бер адым ара калдырып түгәрәккә тезеләләр. Түгәрәктән читтә сызык белән «төлке өе» билгеләнә. Тәрбияче уйнаучыларга күзләрен йомарга куша. Балалар күзләрен йомалар, ә тәрбияче түгәрәкне әйләнеп чыга һәм балаларның берсенә кулы белән кагыла. Бу бала «хәйләкәр төлке» була. Аннан соң тәрбияче балаларга, күзләрен ачып, бер-берсенә игътибар белән карарга тәкъдим итә. Балалар үз араларында кем хәйләкәр төлке икәнлекне белергә тырышалар. Алар өч тапкыр, башта әкрен генә, ә аннан соң кычкырыбрак: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип сорыйлар һәм бер-берсенә карап торалар. Өченче тапкыр сораганнан соң, хәйләкәр төлке тиз генә түгәрәк уртасына чыгып баса да, кулларын югарыга күтәреп: «Мин монда!» – ди һәм балаларны куа башлый. Уен тәмамлангач, балаларны иң күп тоткан төлкене һәм үзләрен бер тапкыр да тоттырмаган уйнаучыларны билгеләп китәргә кирәк.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.