I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Урында 30 тапкыр куш аяклап сикерүне йөрү белән чиратлаштыру. Кире якка борылу һәм шулай ук хәрәкәт итүне дәвам итү. Таралышып йөгерү. Өч колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Шакмак белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмак уң кулда, кулларны аска төшерү. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, шакмакны сул (уң) кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмак ике кулда, кулларны аска төшерү. Шакмакны өскә күтәрү, алга иелү, шакмакны идәнгә кую. Тураю, иелү, шакмакны алу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, шакмак уң кулда. Уңга (сулга) борылу, шакмакны аяк очына кую, тураю, кулларны билгә кую. Борылу, шакмакны кире алу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – идәндә утырып, кулларны артка кую, шакмак аяк табаннары арасына кыстырылган. Шакмакны төшермичә, туры аякларны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – кулларны билгә кую, шакмак аяк каршында идәндә. Уң һәм сул аякта шакмак тирәсендә чиратлашып сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Кечкенә капчыкларны горизонталь ноктага 3–4 м ераклыктан ату;

2.2. Тупны әйләнә буенча бәреп алып бару;

2.3. Баш өстенә кечкенә капчык куеп, гимнастика эскәмиясе буенча бер аякны икенчесе янына күчереп, ян белән йөрү. Тәрбияче булышуы мәҗбүри.

3. «Энә белән җеп» хәрәкәтле башкорт халык уены

Балалар түгәрәкләнеп тезеләләр. Бер бала – «энә», икенчесе «җеп» итеп билгеләнә. Тәрбияченең сигналы буенча, энә балалар арасыннан төрлечә йөгереп йөри, җеп аның артыннан иярә, куып җитәргә тели. Энә җепне бутарга, ә җеп, киресенчә, энәдән калышмаска тырыша. Җеп энәне куып тотканнан соң, рольләр алмашына: җеп булып уйнаучы энә була.

III. Йомгаклау өлеше.

«Без, без, без идек» аз хәрәкәтле татар халык уены.

Берничә бала түгәрәкләнеп утыралар. Алар, бер кулның баш бармагын өскә күтәртеп, кулларын йодрыклыйлар. Бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куялар һәм, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп, түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек – май ашадык,

Келәткә кердек – бал ашадык;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык.

Кап та коп, Якуп,

Авызыңны ачма, мин ачмам! –

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, шул балага җәза бирелә. Уен тагын яңадан башлана.