7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылык, үзара ярдәм итү теләге тәрбияләү. Татар һәм башкорт халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: предметлар аша «елан» рәвешендә атлап йөрү һәм йөгерүне күнектерү, тупны алга таба этеп йөрүне кабатлау, тигезлек саклауда һәм дуга астында шуышуны ныгыту.
Җиһазлау: бала саны буенча шакмаклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Урында 30 тапкыр куш аяклап сикерүне йөрү белән чиратлаштыру. Кире якка борылу һәм шулай ук хәрәкәт итүне дәвам итү. Таралышып йөгерү. Өч колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Шакмак белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмак уң кулда, кулларны аска төшерү. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, шакмакны сул (уң) кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмак ике кулда, кулларны аска төшерү. Шакмакны өскә күтәрү, алга иелү, шакмакны идәнгә кую. Тураю, иелү, шакмакны алу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, шакмак уң кулда. Уңга (сулга) борылу, шакмакны аяк очына кую, тураю, кулларны билгә кую. Борылу, шакмакны кире алу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – идәндә утырып, кулларны артка кую, шакмак аяк табаннары арасына кыстырылган. Шакмакны төшермичә, туры аякларны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – кулларны билгә кую, шакмак аяк каршында идәндә. Уң һәм сул аякта шакмак тирәсендә чиратлашып сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Тупны әйләнә буенча бәреп алып бару;
2.2. Дуга астыннан шуышып чыгу;
2.3. Кулларны баш артына куеп аяк очларында бер сызыкка куелган эче тутырылган туплар арасыннан йөрү. Биремне ике колоннада башкару.
3. «Энә белән җеп» хәрәкәтле башкорт халык уены
Балалар түгәрәкләнеп тезеләләр. Бер бала – «энә», икенчесе «җеп» итеп билгеләнә. Тәрбияченең сигналы буенча, энә балалар арасыннан төрлечә йөгереп йөри, җеп аның артыннан иярә, куып җитәргә тели. Энә җепне бутарга, ә җеп, киресенчә, энәдән калышмаска тырыша. Җеп энәне куып тотканнан соң, рольләр алмашына: җеп булып уйнаучы энә була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Самавыр» аз хәрәкәтле татар халык уены.
Уйнаучылар арасыннан «самавыр» һәм «әби» сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга чәй эчә торган тәм-том исемнәре әйтеп чыга, аларны «самавыр» ишетмәскә тиеш. Әби, «самавыр»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә… шикәр!» – ди. «Шикәр», акрын гына килеп, самавырның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. Самавыр карый: балаларның барысы да баш бармакларын өскә караткан. Самавыр кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самавыр» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самавыр»га җәза бирелә.