6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: ихтыр көче, сабырлык тәрбияләү. Башкорт халык уеныннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы:каршылыклар аша йөгерүне һәм сигналга туктап атлау күнекмәсен ныгыту; туп белән һәм сикерүле уен уен күнегүләрен камилләштерү.
Җиһазлау: 6 — 8 данә (шакмак, туп, борыс), 3 — 4 данә зур диаметрлы туп.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча туктап ниндидер җанвар булып хәрәкәт күрсәтү. Өчәрләп йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Прививкаларны нигә ясыйлар?» дигән темага әңгәмә уздыра.
1. Уен күнегүләре:
1. Тупны түгәрәк буенча бер якка һәм икенче якка күчереп йөртү. Балалар 3–4 түгәрәк ясыйлар һәм бер-берсеннән бер адым ераклыкта басалар. Һәр түгәрәкнең бер баласында – зур диаметрлы туп. Тәрбияче сигналы буенча балалар тупны ике кул белән бер-берсенә тапшыралар.
2. «Кагылма». Залның ике ягында куелган шакмаклар арасында сикерү.
2. «Тупны тапшыр» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар, бер-берсеннән бер адым ара калдырып, түгәрәккә тезеләләр. Тәрбияче аларның берсенә диаметры 6–8 см лы туп тоттыра. Тәрбияченең «Башла!» дигән сүзе буенча, балалар тупны бер юнәлештә, бер-берсенә кулдан кулга тапшыра башлыйлар. Бу вакытта барлык уйнаучылар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Бер, ике, өч! Тубым, тизрәк күч!
Дүрт, биш, алты! Туп кемдә калды?
Җиде, сигез, тугыз! Туп миндә калды.
«Миндә» дигән сүзне әйткәндә туп кемдә булса, шул бала түгәрәк уртасына чыга һәм: «Бер, ике, өч, йөгер!» – ди. Бу сүзләрдән соң барлык балалар йөгереп таралалар. Уртада басып торучы, урыныннан кузгалмыйча, аларга туп ыргыта. Туп тигән бала вакытлыча уеннан чыга. Тәрбияченең «Тизрәк түгәрәккә йөгер!» дигән сүзләреннән соң балалар тагын түгәрәккә тезеләләр, һәм уен яңадан башлана. Уенны кабатлаганда, үзләренә туп тигән балалар да түгәрәккә басалар. Бу юлы балалар тупны бер-берсенә икенче юнәлештә тапшыралар.
III. Йомгаклау өлеше.
«Йөзек салыш» аз хәрәкәтле башкорт халык уены.
Балалар, бер рәт булып тезелеп, урындыкларга утыралар. Уйнаучылар арасыннан «үгез» билгеләнә. Ул башка балалардан аерым, аларга каршы урындыкта утыра. Санамыш ярдәмендә алып баручы билгеләнә. Алып баручы куш учына кечерәк бер әйбер (йөзек, кечкенә таш яки вак акча) тота һәм, тезелешеп утырган балаларның һәрберсенең учларына кагылып, йөзек салган кебек хәрәкәт ясый, башкаларга белдерми генә берсенең учына йөзекне сала. Үгез алып баручының хәрәкәтләрен игътибар белән күзәтеп утыра. Алып баручы аннан сорый:
– Үгез, әйт әле, йөзек кем кулында ?
Һәр бала йөзекне үзендә дип күрсәтергә тырыша. Үгез бер баланың исемен атый. Әгәр йөзек чыннан да аның кулында булса, үгез әлеге уйнаучы урынына утыра. Йөзек табылган бала алып баручы итеп билгеләнә, ә элеккеге алып баручы үгез була. Йөзекнең хуҗасы дөрес аталмаган очракта, уен элеккечә дәвам итә. Әгәр берничә тапкыр уйнаганнан соң да үгез йөзек хуҗасын атый алмаса, аңа җәза бирелә (җырларга, биергә, шигырь сөйләргә һ.б.). Шул рәвештә уенны берничә тапкыр кабатларга мөмкин.