I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Төрле күнегүләр ясап (аяк очында, кулларны баш артына, билгә куеп) тәрбияче сигналы буенча хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп йөрү. Өчәрләп йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Кыска сикергеч белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, урталай бөгелгән сикергечне кулларда аста тоту. Уң (сул) аякны аяк очына басып артка сузу, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, сикергечне кулларда аста тоту. Сикергечнеөскә күтәрү, уңга (сулга) иелү, тураю, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, сикергечне кулларда күкрәк янында тоту. Сикергечне өскә күтәрү, алга иелү, аяк очына тию. Тураю, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, сикергечне кулда тотып аста тоту. Уң (сул) ботка утыру, сикергечне алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, терсәктән бөгелгән кулларда сикергеч тоту.Бөгелү, кулларны турайтып алга, өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – төп торыш, куллар ирекле рәвештә гәүдә янында, идәндә яткан сикергечкә уң ян белән басу. Сикергеч тирәли сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Кыска сикергеч аша аяктан аякка сикерү;

2.2. Эче тутырылган тупны баш белән этеп шуышу;

2.3. Аркага яткан килеш бер-береңә туп ыргыту һәм тоту.

3. «Тупны биеккәрәк ыргыт» хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Уенны алып баручы билгеләнә. Ул, туп тотып, уртага баса һәм туп белән төрле күнегүләр эшли. Бу вакытта балалар бишкә кадәр саныйлар. «Биш» дигәндә төрлесе төрле якка йөгереп китәләр. Туплы бала: «Тукта!» – дип кычкыра, балалар туктап калырга тиешләр. Туплы бала, урыныннан кузгалмыйча, үзенә якынрак торган балага тупны ыргытып тидерергә тырыша. Туп тигән бала уенны алып баручы була. Әгәр дә алып баручы тупны берәүгә дә тидерә алмаса, ул тупны куып тотарга тиеш, ә балалар аннан тагын да ераккарак йөгерергә тырышалар. «Тукта!» дигән сигналга барлык уенчылар туктап калалар, алып баручы кабат тупны кемгә дә булса тидерергә тырыша. Уен шулай дәвам итә.

* Әгәр дә кем дә булса «Тукта!» сигналыннан соң да хәрәкәтләнүен дәвам итә икән, ул алып баручыга таба бер адым ара якынаеп басарга тиеш.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.