4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: әхлакый ихтыярлы шәхес тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кыска скакалка аша сикерергә өйрәтү; хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп атлап йөрүдә күнектерү; бер — береңә туп ыргыту күнекмәсен ныгыту.
Җиһазлау: балалар саны буенча сикергеч, комлы капчык, туплар, гимнастика эскәмиясе.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Төрле күнегүләр ясап (аяк очларында, кулларны баш артына, билгә куеп), тәрбияче сигналы буенча хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп йөрү.
II. Төп өлеш.
1. Кыска сикергеч белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, урталай бөгелгән сикергечне кулларда аста тоту. Уң (сул) аякны аяк очына басып артка сузу, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, сикергечне кулларда аста тоту. Сикергечнеөскә күтәрү, уңга (сулга) иелү, тураю, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, сикергечне кулларда күкрәк янында тоту. Сикергечне өскә күтәрү, алга иелү, аяк очына тию. Тураю, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, сикергечне кулда тотып аста тоту. Уң (сул) ботка утыру, сикергечне алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, терсәктән бөгелгән кулларда сикергеч тоту.Бөгелү, кулларны турайтып алга, өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, куллар ирекле рәвештә гәүдә янында, идәндә яткан сикергечкә уң ян белән басу. Сикергеч тирәли сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кыска сикергеч аша аяктан аякка сикерү;
2.2. Аркага кечкенә капчык куеп, гимнастика эскәмиясе буенча корсакка ятып, шуышу;
2.3. Аркага яткан килеш бер-береңә туп ыргыту һәм тоту.
3. «Куышу» хәрәкәтле уены.
Уенны төркем белән дә, икешәр бала арасында да уйнарга мөмкин. Арадан бер бала, икенче баланың аркасына йомшак кына итеп: «Әбәк», – дип, тиз генә бәрә дә үзе бер якка кача. Сугылучы аны куып җитеп әбәкне кайтарырга тырыша.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.