I. Кереш өлеш.

Мәйданчыкның бер ягында араларында 0,5 см калдырып кеглиләр, икенче ягында араларында 40 см калдырып шнурлар, өченче ягында араларында 70 см калдырып борыслар куела. Колоннада кеглиләр арасыннан берәрләп йөрү. Уң һәм сул аякларны чиратлаштырып, шнурлар аша атлап чыгу. Борыслар аша сикереп йөгерү.

II. Төп әлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Табиблар – безнең ярдәмчеләр» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Тупны ыргыт». Уйнаучылар стена каршына тезелеп басалар һәм тупны стенага ыргыталар, аны җирдән бәрелеп сикереп киткәч тоталар.

2. «Җитез бул». Балалар ике командага бүленеп, капчыкларда сикереп ярышалар.

2. «Чыпчык оча» хәрәкәтле уены.

Уен стена буенда уйнала. Стенадан 1,5 м ара калдырып, уенны алып баручы өчен сызык сызыла. Алып баручыдан 3 м ераклыкта – уйнаучылар сызыгы. Уйнаучылар сызык кырыенда стенага артлары белән басып торалар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә. Ул, үз сызыгына басып, теннис тубы яисә кечкенә резина тупны көч белән стенага бәрә. Туп, стенага бәрелеп, кире уйнаучылар сызыгы артына төшәрлек булырга тиеш. Алып баручы тупны ыргытканда: «Чыпчык оча!» – ди. Шул сүзләрне ишетүгә, уйнаучылар тиз генә стенага таба борылалар һәм очып килүче тупны җиргә төшкәнче тотып калырга тырышалар. Тупны тотып алган бала уенны алып баручы була.

III. Йомгаклау өлеше.

«Чүлмәк сатыш» аз хәрәкәтле татар халык уены.

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар. Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса. Берәү чүлмәк алучы була һәм, хуҗа янына килеп:

– Чүлмәк сатасыңмы? – дип сорый.

– Сатам.

– Күпмегә сатасың?

– Өчкә, – дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышыннан кара-каршы шулчаклы йөгерәләр. Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.