2 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз көчләренә ышанучанлык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы:түгәрәк буйлап атлау һәм йөгерү күнекмәсен ныгыту; канат яки юан бау буйлап йөрүне камилләштерү; шнур аша сикергәндә ныклап этелергә өйрәтүне дәвам итү.
Җиһазлау: 2 аркан, 2 -3 кәрзин, 2 — 3 туп, уен өчен атрибутлар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Хәрәкәтнең тизлеген арттырып һәм киметеп түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү. Йөрү һәм йөгерү вакытында даими аралыкны саклау.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны гәүдә янында иркен тоту. Кулларны ян-якка, өскә күтәрү, кул чабу. Кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, чүгәләү, кул чабу. Басу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп торган килеш, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уңга (сулга) иелү, уң (сул) кулны аска, сул (уң) кулны өскә сузу, тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, кулларны баш өстендә сузу. Уң (сул) аякны туры килеш күтәрү, тез астында кул чабу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – корсакка ятып, кулларны аска туры сузу. Күтәрелү, бөгелү, кул чабу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аякларны бергә кую, кулларны аска төшерү. Сикереп, аякларны аеру, баш өстендә кул чабу. Башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кулларны баш артына куеп, канат буенча йөрү;
2.2. Бер аякның тезе өстендә кечкенә капчык тотып, икенче аякта алга таба сикереп бару; 2.3. «Кәрзингә керт». Тупны ике кул белән баскетбол кәрзиненә ыргытып кертү.
3. «Песи һәм чыпчыклар» хәрәкәтле уены.
Идәндә (яисә уен мәйданчыгында җирдә) зур түгәрәк сызыла. Уйнаучы балалар – «чыпчыклар» – шул түгәрәкнең тышкы ягына тезелеп басалар. Арадан берсе санамыш ярдәмендә «песи» итеп билгеләнә, ул түгәрәк уртасына баса. Сигнал буенча, балалар сикергәләп, түгәрәк эченә кереп-чыгып йөриләр. Песи бу вакытта (балалар түгәрәк эчендә вакытта) кемне дә булса тотарга тырыша. Тотылган бала песи була, ә песи чыпчык булып уенны дәвам итә.
Уенны бер аякта сикереп (түгәрәк эченә кереп-чыгып) катлауландырырга мөмкин.
III. Йомгаклау өлеше.
Музыка астында колоннада берәрләп бер аякны икенчесе янына күчереп, ян белән йөрү.