I. Кереш өлеш.

Хәрәкәтнең тизлеген арттырып һәм киметеп түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү. Йөрү һәм йөгерү вакытында даими араны саклау.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны гәүдә янында иркен тоту. Кулларны ян-якка, өскә күтәрү, кул чабу. Кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, чүгәләү, кул чабу. Басу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнеп торган килеш, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уңга (сулга) иелү, уң (сул) кулны аска, сул (уң) кулны өскә сузу, тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, кулларны баш өстендә сузу. Уң (сул) аякны туры килеш күтәрү, тез астында кул чабу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – корсакка ятып, кулларны аска туры сузу. Күтәрелү, бөгелү, кул чабу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аякларны бергә кую, кулларны аска төшерү. Сикереп, аякларны аеру, баш өстендә кул чабу. Башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Канат буенча кулларны билгә куеп, ян белән йөрү;

2.2. Бер аякның тезе өстендә кечкенә капчык тотып, икенче аякта алга таба сикереп бару;

2.3. Эстафета «Өлгер бул». 3–4 колоннага тезелү. Һәр колонна алдында зур диаметрлы туп тоткан алып баручы тора. Тәрбияче сигналы буенча ул тупны колоннадагы беренче балага ата, ә тегесе тупны кире кайтара һәм колонна ахырына баса. Бар бала да күнегүне эшләп бетергәч, колоннада беренче булып баскан бала тупны өскә күтәрә. Тәрбияче җиңүче команданы билгели.

3. «Песи һәм чыпчыклар» хәрәкәтле уены.

Идәндә (яисә уен мәйданчыгында җирдә) зур түгәрәк сызыла. Уйнаучы балалар – «чыпчыклар» – шул түгәрәкнең тышкы ягына тезелеп басалар. Арадан берсе санамыш ярдәмендә «песи» итеп билгеләнә, ул түгәрәк уртасына баса. Сигнал буенча, балалар сикергәләп, түгәрәк эченә кереп-чыгып йөриләр. Песи бу вакытта (балалар түгәрәк эчендә вакытта) кемне дә булса тотарга тырыша. Тотылган бала песи була, ә песи чыпчык булып уенны дәвам итә.

Уенны бер аякта сикереп (түгәрәк эченә кереп-чыгып) катлауландырырга мөмкин.

III. Йомгаклау өлеше.

«Йөзек салыш» аз хәрәкәтле башкорт халык уены.

Балалар, бер рәт булып тезелеп, урындыкларга утыралар. Уйнаучылар арасыннан «үгез» билгеләнә. Ул башка балалардан аерым, аларга каршы урындыкта утыра. Санамыш ярдәмендә алып баручы билгеләнә. Алып баручы куш учына кечерәк бер әйбер (йөзек, кечкенә таш яки вак акча) тота һәм, тезелешеп утырган балаларның һәрберсенең учларына кагылып, йөзек салган кебек хәрәкәт ясый, башкаларга белдерми генә берсенең учына йөзекне сала. Үгез алып баручының хәрәкәтләрен игътибар белән күзәтеп утыра. Алып баручы аннан сорый:

– Үгез, әйт әле, йөзек кем кулында?

Һәр бала йөзекне үзендә дип күрсәтергә тырыша. Үгез бер баланың исемен атый. Әгәр йөзек чыннан да аның кулында булса, үгез әлеге уйнаучы урынына утыра. Йөзек табылган бала алып баручы итеп билгеләнә, ә элеккеге алып баручы үгез була. Йөзекнең хуҗасы дөрес аталмаган очракта, уен элеккечә дәвам итә. Әгәр берничә тапкыр уйнаганнан соң да үгез йөзек хуҗасын атый алмаса, аңа җәза бирелә (җырларга, биергә, шигырь сөйләргә һ.б.). Шул рәвештә уенны берничә тапкыр кабатларга мөмкин.